Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Рифат Зариповка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

Җырчы үзенең тамашачыларына инстаграм аша рәхмәт белдерә.

Рифат Зариповка Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган. Сөенече белән ул инстаграмда уртаклаша.

«Бу минем генә уңыш түгел, барыбызның да уртак уңышы. Сезгә рәхмәт, тамашачыларым. Сез булмасагыз, сез концертларга йөрмәсәгез, аны алдың ни дә, алмадың ни. Алга таба да бергәләп иҗатта гөрләп, тагын да матур җырлар, матур юморлар, биюләр белән куанышып эшләп, яшәргә насыйп булсын!» — ди җырчы.

Җырчыны, иң беренче чиратта сәхнәдәшләре тәбрикләгән. Алмаз Мирзаянов, ИлСаф, Азат Фазлыев, Айгөл Бариевалар Рифатка алга таба да яңа иҗат уңышлары теләгәннәр. «Котлыйм, абзыкай! „Халык“ исеменә дә исән-имин барып җитәргә насыйп булсын!» — дигән Айваз Садыйров.

«Рифат һәрвакыттагыча тыйнак. Шуның өчен дә сине яратабыз һәм хөрмәт итәбез», «Котлыйбыз, Рифат, җыен килде-киттегә биреп киләләр. Син күптән лаек!», «Без горурланабыз синең белән! Ураза айларында тик бик изге кеше генә лаек була», «Игелеккә булсын, Рифат туганым, котлыйм. Укыганыгызның, Ходай биргән талантыгызның рәхәтен күреп, тамашачыларыгыз белән бүлешеп, тагын да зур уңышларга ирешегез», — дип җылы сүзләр яудырган Рифатка инстадуслары. 

 

Фото: инстаграм

Чыганак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев