Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Ришат Төхвәтуллинның тавыш режиссеры кая китеп югалуы билгеле. "Минем белән сөйләшмәде" ди җырчы

Танылган татар җырчысы Ришат Төхвәтуллин Башкортстандагы гастрольләр вакытында тавыш режиссеры югалуы турында хәбәр иткән иде. Шушы көннәрдә концерт алдыннан гына юк булган Артур Гобузов флешка артыннан китеп, әйләнеп кайтмаган иде.

"Бөтен район эзли — тапмадык", - дип хәбәр итте Ришат Төхвәтуллин.   

Гобузов ике көннән соң үзе элемтәгә чыккан. Ул Петербургка кадәр барып җиткән булган.

"Минем белән сөйләшмәде, биюче егет белән сөйләшкән, киемнәрне җибәрегез дигән. Егетләр яза: мондый хәл аның белән беренче тапкыр гына булмаган. Аңлавыбызча, ул пультның настройкаларын юкка чыгарган да, нишләргә белмичә кайтып киткән. Иң мөһиме: исән-сау, борчыган өчен гафу итегез!" - дип уртаклаша җырчы.

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев