Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Рәшит Шамкайның “внебрачный” кызын таптык

Яңа елга санаулы гына көннәр калып бара. Сез – укучыларыбызның ничектер, әмма безнең күңел уйнап торган чак әле. Шаярасы, шаяртасы, кемнедер үчеклисе килә. Редакциябез түрендә утырган чыршы тирәли җырлап та карыйбыз, биеп тә алабыз, ләкин күңел басылмый. Нишләргә соң дип йөргән бер мизгелдә “даруы” уйлап табылды тагын! Ниндиме? Сәхнә йолдызларын чеметкәләп, үзебезчә “Яңа ел белән котлап алырга” булдык. Русларда аны “розыгрыш” дип атыйлар.

Татарстан гына түгел, Россия буйлап бихисап гастрольләрдә йөрүче калын каш хуҗасы – Рәшит Шамкайның яшьлегендәге хаталарын тикшереп аласы иттек. 

– Исән...месез... Сезгә кем дип әйтергә дә белмим инде... Рәшит абый...

– Әйе, исәнмесез! Тыңлыйм.

– Мин сезгә Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан шалтыратам. Исемем – Рәшидә. Теге... ни бит әле... Рәшит абый, ни, сез минем әтием булырга тиеш!

– Интересно-о-о...

– Эш шунда, 1980 елның маенда сез безнең авылга концерт белән килгәнсез һәм минем әбиләрдә куна калгансыз. Сез килеп киткәч, әнием авырга уза. Тормышка чыкмый, мине ялгызы үстерә. Мин үземне белештерә башлаганнан бирле, “Бу әтиең”, – дип, сезне телевизордан күрсәтә иде...

– Әниең бик матур кыз булгандыр. Юкса, мин аңа якын килмәгән булыр идем! Хәзер син зурдыр бит инде? Нигә башта ук хәбәр итмәдегез? Ипилек-тозлык кына рәтем бар, үскәндә булышкан булыр идем.

– Алабуга дәүләт педагогика университетын тәмамладым. Менә хәзер Казанга килмәкче булам. Эшкә урнашасы иде, торыр урыным да юк...

– Ә нәрсә эшли беләсең? Шигырьләр уку сәләтең юкмы?

– Кечкенәдән сәнгатьле, матур итеп сөйли беләм. Ул яктан сезгә охшаган инде мин. Хәтта кашларым да сезнеке кебек...

– Кашлар, кашлар... Кашлар бар инде ул! Ярар, үзем белән концертларга алып чыгармын, – диде озак кына уйланып торганнан соң Рәшит абый.

– Казанга килгәч төн кунып чыгар урыным да юк бит.

– Анысы проблема түгел. Бу көннәрдә генә бер гостинка алу мәшәкате белән янып-көеп йөрим. Баш өстеңдә төпле түбә булганчы, үзебездә торып торырсың! Казан – бик авыр шәһәр! Ул үзенә тиз генә принимать итми әле.

– Ә хатыныгыз ни әйтер?

– Ни әйтсен... Суфия апаң бик әйбәт ул! Үз кызы кебек яратып кабул итәр! 

Саубуллашканда Рәшит абый рәсми булмаган кызына Чуйков урамындагы фатирының адресын һәм кесә телефонын бирде. Белмим, яшьлегендә Рәшит Шамкай нинди егет булгандыр, әмма бу хәбәр аны артык пошаманга салмады, “күктән төшкән” кызын артист абыебыз артык читкә тибәрмәде. 
Автор: Нәзилә Хуҗина, Чулпан Шакирова

Фото: http://vk.com

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев