Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Түбән Утар авылында яшәүче Энҗе Шәймурзинаның әти-әнисе ел саен кавын үстерә

Саба районы Түбән Утар авылында яшәүче Шәймурзиннар гаиләсенең бакчасында кавын уңышы шәп булган. Альянур апа белән Газинур абый (җырчы Энҗе Шәймурзинаның әти-әнисе) аны ел саен үстерә икән.

— Кавынны бер түтәлгә генә утырттык. Уңыш гел яхшы була. Шушы кечкенә җирдән әллә нихәтле кавын җыябыз. Сорты — “Сладкий как мед”, — ди Альянур апа. — Майда кавын парникта тишелде. Бер айдан тышка чыгардык, җиргә 3 см тирәнлектә утырттык. Ике көн саен су сиптем. Ашлама, дарулар кулланмыйбыз. Ел саен тавык тизәге белән суны кушып, яхшылап болгатып, әчетке ясыйм. Ун көнгә шулай калдырам. Әзер булгач, кавыннарга тидерми генә, айга бер тапкыр төпләренә салам. Бик булыша. Бу — күптән сыналган ысул. Сентябрь башында уңышны авыз итеп карарга насыйп булды. Өлгергән, бик тәмле, баллы. Үзебез генә түгел, балалар да бакча эшләрендә гел булыша. Аларга кавынны күчтәнәч итеп биреп җибәрдек. “Әни, үз бакчабыздагысы аеруча тәмле!” — дип мактыйлар.

Фото: https://vk.com/irekmaydani

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев