Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Телеграм-каналлар Анастасия Заворотнюкның реанимациягә эләгүен яза

Mash telegram-каналы хәбәр итүенчә, актриса Анастасия Заворотнюкта яман шеш авыруы. Аның нәтиҗәсендә, актрисаның имеш тә, баш мие шешүе ачыкланган.

Бер ел элек аңа Жанна Фрискеныкы кебек баш мие яман шеше диагнозы куелган иде дип язды мәгълүмат чаралары. Хәзерге вакытта ул Мәскәү хастаханәләренең берсендә реанимациядә ята. Аны хәле кискенләшкәннән соң китергән булганнар.

Анастасия Заворотнюкның ире Пётр Чернышёв аны бер генә минутка да үзен генә калдырмый, дип яза Mash telegram-каналы. Әмма актрисаның вәкиле Стас Христов бу мәгълүматны кире кага. Ул Заворотнюкның бу хәбәрләргә карата җибәргән смс-касын күрсәткән. Анастасия Заворотнюк анда “Бред. Отстань” дип язган. 

Һәрхәлдә тиздән актриса бу хәлләргә ачыклык кертәчәген – федераль каналларның берсендә мәгълүмат конференциясе бирәчәген әйткән. 

Фото: скриншот инстаграм

matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев