“ТямаевFEST”: 20 меңгә якын тамашачы, ихлас чыгышлар, уеннар, кызыклы һәм үтемле фикерләр [видео]
21 июль Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев туган авылы Түбән Норлатта гөрләтеп“ТямаевFEST” үткәрде.
Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үткәрү йолаларына тугры калган “ТямаевFEST” Фирдүс Тямаевның «Кайтам авылыма» исемле тирән мәгънәле җыры белән башланып китте. Фирдүс авылдашлары һәм килгән кунаклар алдында үзенең авылы белән чиксез горурлануын белдерде.
ТямаевFEST” быел — 2019 елны 3 нче тапкыр үткәрелә Һәм ул елдан-ел матурая, кунаклар күбәя бара. Фирдүс Тямаев әйтүенчә, әлеге чара халыкны тагын да берләштергән. «Авыл уртасындагы үзәк күперне ясадык район белән бергәләп, басма ясадык. Безнең авыл бик дус, без кайгыда да бергә, шатлыкта да. Шуңа күрә мин, кая гына барсам да, «Норлат, алга, мишәрләр, алга», дип әйтәм», — ди җырчы.
Әлеге бәйрәмне чын мәгънәсендә Сабантуй дип атап була. Тамашада Фирдүс Тямаевның, төркеменең һәм иҗатташ дусларының сәхнәдәге ихлас чыгышлары милли уеннар белән үрелеп бара.
Иҗатташ дуслары да Фирдүскә югары бәя бирә:
«Беркемгә тынгылык юк бу Фирдүс белән, бөтен менә шундый чараларны башлап йөрүче ул. Аннары гына без — башка җырчылар Фирдүстән карап, зурлап бәйрәмнәр оештыра башладык туган якларыбызда. Бөтен татар халкын дер селкетеп тора торган кеше. Бик зур хөрмәткә лаеклы шәхес!» — ди бәйрәмдә чыгыш ясаучы Илсөя Бәдретдинова.
Юмор остасы Әбри Хәбриев исә беренче чыгышыннан ук шаярта башлады: «Юк, мин аңламадым: нишләп монда түбә юк, нишләп монда күл юк?» — диде ул Фирдүскә. Фирдүс Тямаев та югалып калмады: «Безгә монда түбә дә кирәкми, су да кирәкми. Алдыңда 20 меңгә якын тамашачы — безгә шул да бик җиткән!» — дип җавап бирде ул.
Фото:скриншот инстаграмм
-
14 декабрь 2019 - 10:06"Без чәй артында Сагынмыйбыз" 13 декабрь көнне Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә мөдире белән берлектә Халыкара чәй көненә багышланган "Без чәй артында Сагынмыйбыз"дип исемләнгән танып-белү уены үткәрделәр. Чәй өстәле барышында балалар яраткан эчемлекнең барлыкка килү тарихы һәм үзенчәлекләре турында белделәр. Өйдә балаларны каршы алган уен-викторина үткәрде һәм аеруча аерылып торучыларга татлы призлар өләште. Чәй утырмалары тату һәм күңелле атмосферада узды.800
-
14 декабрь 2019 - 10:04Киләсе атна башында Татарстанда көннәр җылыта Ялларда республика территориясендә һава торышын антициклон билгели.900
-
14 декабрь 2019 - 07:47День выпускания птиц души У каждого в душе живут прекрасные птицы. Не верите? Загляните-ка к себе внутрь!38100
-
13 декабрь 2019 - 19:11Татарстанда томан төшәчәк Республика синоптиклары һава торышының начарлануы турында кисәтә.6600
-
13 декабрь 2019 - 19:07ЯСМЫКТАН НИЛӘР ПЕШЕРЕРГӘ БУЛА? Бүген без сезне ясмыктан (чечевица) аш пешерергә һәм “фрикаделька”лар әзерләргә өйрәтәбез. Рецептлар җиңел, ә килеп чыккан ризыклар бик тәмле! Әйдә, киттек!7000
-
13 декабрь 2019 - 16:32Конкур буенча Мәскәү өлкәсе чемпионаты 2019 нчы елның 06-08 декабрь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең КСК «Maxima Stables» спорт комплексында конкур буенча Мәскәү өлкәсе чемпионаты булып узды.6900
-
13 декабрь 2019 - 15:58“Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре ФДББС таләпләренә туры китереп эшчәнлекне оештырганда инновацион алымнар” Соңгы елларда мәктәпкәчә белем бирүгә игътибар артты. Чөнки көн саен ул үзгәрешләр, яңалыклар кичерә. Балалар бакчалары актив рәвештә үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Район һәм республикакүләм семинарлар, стажировкалар үткәрәләр.11400
-
13 декабрь 2019 - 15:38«Иң матур чыршы» конкурсы Балалар бакчаларында “Яңа ел” бәйрәменә әзерлек башланды. Бу уңайдан без- Иләбәр “Умырзая” балалар бакчасы, ел саен конкурс игълан итәбез. Быелгы конкурс “Иң матур чыршы” дип атала. Һәр гаилә кулдан ясалган чыршы алып килергә тиеш. Бәйгедә катнашучыларны бүләкләр көтә. Бу чарага балалар бик теләп кушылдылар. Конкурска нәтиҗә 16 нчы декабрьдә ясалачак.8500
-
13 декабрь 2019 - 15:12Казан зооботаника бакчасының яңа өлеше - «Замбези елгасы» 21 декабрьдә ачыла Олылар өчен билет бәясе – 300, балалар өчен 150 сум тәшкил итәчәк.10700
-
13 декабрь 2019 - 14:59Казанның дары заводы ягыннан шартлау тавышы ишетелгән Казанның дары заводы ягыннан ишетелгән көчле шартлау тавышы эшләнмәләрне сынау белән бәйле. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.15900
-
13 декабрь 2019 - 14:50САБА ЕГЕТЕ – «БЕЗНЕҢ ЗАМАН ГЕРОЕ» “Батыр үзе өчен туар, кеше өчен үләр”, диләр татар халкында. Күңеле, намусы кушкан мәрхәмәтле адымны кылуга батыр йөрәкле кешегә берни дә комачаулый алмый. Мондый кешеләрне безнең заманда шырпы яндырып эзләргә туры килсә дә, шунысы хак – алар бар! Һәм алар синең арада яши.25900
-
13 декабрь 2019 - 14:36Саба балалар сәнгать мәктәбендә скрипка сыйныфы укучыларының зачеты концерт формасында узды 12 декабрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә музыка бүлеге укучыларының скрипка сыйныфы буенча концерт формасындагы зачеты булып узды. Концертта мәктәп дирекциясе, укучыларның ата-аналары һәм барлык теләүчеләр катнашты. Укытучылар Акунеева Зөлфирә Абдулла кызы һәм Акунеева Зәринә Александр кызы 2019-2020 нче уку елының 1 нче яртыеллыгына нәтиҗә ясадылар. Яшь скрипкачылар ялгыз һәм ансамбльләрдә уңышлы чыгыш ясадылар. Яшь артистларны тамашачылар бик җылы каршы алды. Укучыларны уңышлы зачет тапшырулары белән котлыйбыз!9500
-
13 декабрь 2019 - 13:45Расчет, Самат, синең белән “Сельхозтехника” берләшмәсендә эшләгән вакытым. Йомыш белән терлек фермаларын механикалаштыру цехына (МЖФ) кердем. Бер төркем эшчеләр ял итеп утыралар иде. МЖФ цехын Туктар, Мәртен авылларыннан килгән егетләр тартты.18401
-
13 декабрь 2019 - 11:13УКУЧЫЛАР РИШВӘТЧЕНЕ “КУЛГА АЛДЫ”
-
12 декабрь 2019 - 16:34Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан 14 яшькә җиткән гражданнарга паспортлар тапшырылды
-
9 декабрь 2019 - 19:47"Атна" инф. программа. Эфир 06.12.2019г.
-
6 декабрь 2019 - 16:41"Ямьле Саба"
-
13 декабрь 2019 - 09:55
-
12 декабрь 2019 - 17:11Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларга старт бирәчәк ТАССРның бер гасырлык юбилее киләсе атнада «Казан Экспо» күргәзмә комплексындагы Илһам Шакиров исемендәге залда концерт белән башланып китәчәк.105600
-
14 декабрь 2019 - 07:47День выпускания птиц души У каждого в душе живут прекрасные птицы. Не верите? Загляните-ка к себе внутрь!38100
-
13 декабрь 2019 - 14:50САБА ЕГЕТЕ – «БЕЗНЕҢ ЗАМАН ГЕРОЕ» “Батыр үзе өчен туар, кеше өчен үләр”, диләр татар халкында. Күңеле, намусы кушкан мәрхәмәтле адымны кылуга батыр йөрәкле кешегә берни дә комачаулый алмый. Мондый кешеләрне безнең заманда шырпы яндырып эзләргә туры килсә дә, шунысы хак – алар бар! Һәм алар синең арада яши.25900
-
12 декабрь 2019 - 16:39Байлар Сабасының Г.Закиров урамында парк зонасы эшләнде Яңа елны каршыларга әзерләнгән көннәрдә Сабабызда тагын бер матур объект сафка басты. Байлар Сабасы бистәсенең Г.Закиров урамында парк зонасы барлыкка килде. Балалар өчен уен мәйданчыгы, өлкәннәр өчен уңайлы утыргычларны үз эченә алган ял итү зонасы матур да, кирәкле дә. Яңа ел каникулларында “Ямьле Саба” яр буена күңел ачарга килүчеләргә биредә туктап та ял итеп алырга тәкъдим итәбез.24402
-
12 декабрь 2019 - 16:05Ришат Төхвәтуллинга "Гүзәл кебек хатын кирәк?" Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова инстаграм битендә Ришат Төхвәтуллин белән икесенең сәхнәдә матур итеп басып торган, Ришатның бер бәйләм розалар тотып, бик бирелеп нидер сөйләгән, Гүзәлнең аны игьтибар белән тыңлап торган фотосын элгән иде. Фото астында сорау да бар. "Кем белә Ришат миңа ни әйтә? Дөрес җавапка безнең 100 җыр белән флешка бүләккә", - дип язган Гүзәл.21600
-
12 декабрь 2019 - 09:49Инвалидларга нинди түләүләр каралган? Инвалидлар декадасы бара. Шул уңайдан, Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә республикада пенсия түләве ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде.20601
-
12 декабрь 2019 - 16:45ИРТӘЛӘРЕН ТАУЛАР КҮЧЕРЕРЛЕК БУЛЫП УЯНУ ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ? Иртә белән үк арып уянучылар арасында син дә бармы? Алайса безнең язмабыз нәкъ менә синең өчен! Бүген без иртән таулар күчерерлек дәрәҗәдә энергияле булып уяну өчен нишләргә икәнлеген сөйләрбез.20100
-
12 декабрь 2019 - 08:28«Без бергә» Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Кызыл Мишә мәктәбендә, Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатында тәрбияләнүчеләр, шулай ук Шәмәрдәндә эшләүче “Серле дөнья” клуб берләшмәсенә йөрүчеләр Саба мәдәният йортында 11 декабрь кичендә Казаннан килгән артистлар Хәмдүнә Тимергалиева, Айдар Тимербаев, Рифат Зарипов, Тәслимә Низами, Чулпан Йосыпова, Гөлүс Хәбибрахманов катнашында “Без бергә” дип исемләнгән хәйрия концерты куйдылар. Тамаша залы тулы иде. Чыгышлар кесә телефоннары кушымталары аша да район халкына тиз таралды. Соңыннан мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән үз итеп аралаштырырга вакыт тапканнары өчен хөрмәтләп, артистларга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Кызыл Мишә мәктәбе балалары Хәмдүнә Тимергалиевага 70 яше белән котлап, бер кәрҗин чәчәк һәм үзләре ясаган панно бүләк иттеләр.19700
-
13 декабрь 2019 - 08:09Сабалылар хатын-кызларны кайгыртты Безгә эшмәкәрлек һәм хәйриячелек төшенчәләре үзгәртеп кору башланган заманнан ук таныш. Алар беренче карашка гына бер-берсенә капма-каршы тора кебек. Безгә табыш артыннан гына кумыйча, иганачелеккә дә акча кызганмаган эшмәкәрләр яхшы билгеле.18900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба таннары (Сабинские зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47631 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Исмагилов Рустем Габдерауфович
Адрес редакции: 422060, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тукая, д. 95
Телефон редакции: (84362) 2-30-58
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика