Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Җәвит Шакировның вак җиләкләреннән көләләр

"Хәерле көннәр, инста дуслар! Менә бүген 8 октябрь, ә Җәвит Шакиров җиләк җыярга килгән бакчасына. Карагыз әле, нинди җиләкләр пешеп утыра без гастрольдән кайтканны көтеп! Күпме җыйдым (чиләген күрсәтә), күпме җыясым бар әле. Моннан да тәмле ризык юк, җәмәгать! Утыртыгыз, рәхәтен күреп, натураль ризык ашагыз, үзең үстергән файдалы һәм кадерле була. Без шулай витамин гына ашыйбыз, Аллага шөкер!" - ди артист.

Видеоны караучылар исә Җәвит абыйдан көлеп, "җиләкләрең бигрәк вак икән" - дип язалар. Октябрь суыкларында җиләк үсеп утыру үзе дә әллә нинди могҗза түгел мени?

Фото: скриншот инстаграм

idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев