Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Җырчы Алсуның кызы “Голос. Дети” проектында җиңде

Микелла Абрамова өчен тамашачыларның 56,5 проценты тавыш бирде.

Җырчы Алсу һәм Ян Абрамовның кызы Микелла Абрамова “Голос.Дети” проектының алтынчы сезонында җиңде.

Микелла җырчы Светлана Лобода командасын тәкъдим итте. Яшь солист финалда чыгыш ясаганнан соң, остазлар Валерий Меладзе һәм Пелагея командаларыннан өстен чыкты.

Суперфиналда җиңү өчен Микелла белән Нино Чеснер һәм Роберт Багатян ярышты. Мәскәү кызы Нинога бары сигез яшь, ул тамашачыларны Эдит Пиаф җыры белән әсир итте. Ә Роберт тамашачылар күңеленә Фредди Меркьюри образы белән кереп калды.

Нәтиҗәдә күпчелек тамашачы 10 яшьлек Микелла өчен тавыш бирде һәм ул шоу җиңүчесе булды. Аның өчен тамашачыларның 56,5 проценты тавыш биргән.

 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев