Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Җырчы Нюша Винера Ганиеваның «Зәңгәр томан» җырын башкарды

Җырчы башкаруында әлеге композиция бераз башкача яңгыраш алды, татар сүзләре рус рефрены белән чиратлашты.

Җырчы Нюша Казандагы җанатарларына сюрприз әзерләгән, ул «Ак Барс Арена» янындагы сәхнәдә «Зәңгәр томан» җырын башкарды.

Җырның сүзләрен Ренат Харис, ә көен Резеда Әхиярова язган һәм бу җыр Винера Ганиева башкаруында танылды. Шулай ук ул Иркә Гайнемөхәммәтова, Наил Әнәсов репертуарында да бар.

Композицияне башкарыр алдыннан Нюша тамашачыларда моның татарча иң яраткан җыры булуын да әйтте. «Бүген сезгә бүләк ясарга булдым, иң яраткан татарча җырымны башкарырга телим», — диде башкала йолдызы. 

Җырчы башкаруында әлеге композиция бераз башкача яңгыраш алды, татарча сүзләр рус рефрены белән чиратлашты. «Бар йөрәгем белән сиңа ышанам», — дип ихлас җырлады Нюша Винера Ганиеваның мелодик башкаруын һәм вибратосын кабатлап.

Бу Нюшаның татар телендә җырлаган беренче генә җыры түгел. Элегрәк ул иренә багышлап Хәния Фәрхинең «Мәңгелек ярым» җырын башкарган иде.

Нюшаның ире сүзләренчә, бу аның өчен күңелле сюрприз булган, чөнки туган җире Татарстан белән бәйләнеш аның өчен бик мөһим. «Мин татар мохитендә, татар мәдәниятендә үскән, тәрбияләнгән Татарстан егете. Шуңа күрә хатыным миңа шундый истә кала торган бүләк әзерләгән», — дигән иде Сивов. 

Фото: скриншот

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев