Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фоторепортажлар

31нче июль Шекше авылында "Самавыр бәйрәме" гөрләде [+фоторепортаж]

Элек-электән самавырлы йорт- ямьлерәк, ә утлы күмер кызуыннан гөжләп утырган самавырдан ясалган чәй тәмлерәк саналган. Көнкүрешебезгә яңадан-яңа уңайлыклар үтеп кергән заманда яшәсәк тә,самавырлы табын тирәсендә җыелырга җай чыкканда күңелләр чиксез куаныч белән тула.

Халкыбыз самавырны рухи кыйммәтләргә тиңли. Чөнки тарихтагы иң катлаулы чорларда, туган нигезен ташлап китәргә мәҗбүр булганда да, кешеләр үзләре белән иң беренче чиратта самавырны алган.
31нче июль кичендә Шекше, Алан-Елга авыллары халкы һәм кайткан кунаклар мәдәният йорты каршына җыелды. Биредә "Самавыр бәйрәме" гөрләде. Алып баручы кызлар бәйрәмне ачып җибәргәннән соң күңелләргә куаныч өстәп, авылыбыз үзешчәннәре башкаруында җырлар яңгырады. Биюче кызлар тамашачыларга самавыр белән матур бию күрсәтте. Кичә бәйрәмгә самавыр алып килүчеләр чыгышы белән дәвам итте. Гүзәлия апа Нотфуллина бала чакта елга буена самавыр агартырга йөрүләре турында сөйләсә, Хисмәтова Әлфия, Зәйнәгыева Зөлфия, Галимова Алисә, Шәймәрданова Бәгъдәгөл апалар үзләре алып килгән самавыр тарихы белән таныштырдылар. Бәйрәм кызганнан-кыза барды. Тамашачылар "Чәй атамаларын кем күбрәк белә?", "Кем кайнар чәйне кашык белән тизрәк эчеп бетерә" кебек күңелле уеннарда катнашты, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук табын яме булган самавырга бәйле сорауларга, табышмакларга җаваплар эзләүдә дә авылдашлар актив булдылар. Самавыр тарихы, аның төрләре, халкыбыз тормышында биләгән урыны турындагы мәгълүматлар белән үрелеп барган концерт номерлары тәмамланганнан соң, бәйрәмнен иң "тәмле" өлеше башланды. Авыл халкы самавырда кайнаган хуш исле чәй һәм өстәлгә куелган тәм-томнар белән сыйланырга чакырылды. Чөкердәшеп чәй эчкәннән соң Шекше мәдәният йорты мөдире Ләйсән Хисмәтова бәйрәмгә берсеннән-берсе матур һәм үзенчәлекле самавырлар алып килүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Кичә тәмамланганнан соң да халык таралырга ашыкмады, дәртле татар көйләренә һәм 80-90нче еллар дискотекасында биеп күңел ачты.

Мәгълүматны Шекше мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Алинә Шәймәрданова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев