Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фоторепортажлар

"Сәләт" тагын берләштерде [фоторепортаж]

Узган шимбәдә Иске Икшермәдә урнашкан "Кояшкай" лагеренда "Сәләт-Саба" сменасын ачу тантанасы булды.

Әлеге якты, ямьле алан быел да районыбыз мәктәпләренең укуда алдынгы, сәнгатьне, спортны үз итүче иң актив 70 укучыны үзенә җыйды. Әлеге аланга очраклы гына килеп керүче кеше сәлкешләрнең үзенчәлекле хәрәкәтле биюләрен, үзләре атаганча, төрле сөрәннәрне (күмәк речевкалар) ишетеп, бер мәл аптырарга да мөмкин. Әйе, монда бар да үзенчәлекле, заманча, һәр нәрсәдә яңалык. Сигез отрядка туп­ланган сәлкешләрне берләштерүче әйдәманнарның да иң фантазиягә, оештыру сәләтенә ия булганнары бирегә җыйналган. "Сәләт-Саба" сме­насының ачылу тантанасы бе­лән сәлкешләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев тәбрикләп, әлеге сменаның балаларның иң көтеп алын­ган көннәре икәнлеген билгеләп үтте.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев