Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фоторепортажлар

Урак - 2015: Тузаны да хуш исле [+фоторепортаж]

Районыбыз игенчеләре уракка ныклап кереште. Район буенча барлыгы 23 мең 500 гектардан артык бөртекле культуралар урып-җыясы бар, шуның 17 мең 300е - сабан культуралары.

Көзге бодай һәм арыш 6200 гектардан артык. Сабан бодае - 4800 гектардан артык мәйданда, арпа - 9 мең гектарда, солы -1600 гектарда, борчак - 1200 гектарда, бөртеккә кукуруз 500 гектарда үстерелгән.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге консультанты Раиф Харисов әйтүенчә, хуҗалыкларда 79 комбайн исәпләнә. Уракка чыкканчы аларның төзеклегенә тикшерү үткәрелгән. Техник яктан әзерлекләре яхшы, дип бәяләнә.
Өлгергән кырда икмәк суктырып алу бәйрәмгә тиң. Ашлыгы булсын да, һава торышы гына уңай килсен. Район хуҗалыклары арасында көзге культураларны суктыруга "Саба" җәмгыятенең Сатыш филиалы беренчеләрдән булып чыкты. Биредә 5 комбайн оешкан төстә игеннәр урып-җыю белән мәшгуль.
Мамалай басуындагы 35 гектардагы "Казанский-560" сортлы көзге бодайны бер көн эчендә җыйнап алганнар.
-Уңышы яхшы, бер гектардан уртача 40 центнер чыга. Тирес кертелгән басу, узган ел үлән катнашмасы чәчелгән иде, - ди хуҗалык агрономы Рамил Шәймәрданов.
Илһам Гыйльметдинов һәм Әсгать Шакиров "Claas Tucano" комбайны белән көзге бодай басуында эшне төгәлләп, Сатыш тау башындагы арышка күчкәннәр.
Комбайн ургычына башларын игән тук башакларны күргәч күңелдә өмет уяна. "КамАЗ" йөк машинасын йөртүче Марат Сабировны быелгы беренче арыш уңышын комбайннан бушаткан мизгелдә фотога да төшереп алдык.
-Бер бункерга биш тоннадан артык керә. Иген булса, эшләве дә күңелле, - ди комбайнда 30 еллык тәҗрибәсе булган Илһам Гыйльметдинов.
Икенче як басуда "Акросс"ы белән - Нәкыйп Гаянов, "ДОН-1500" комбайннарында Рәлиф Шәмсиев, Хәлим Нургалиев борчак суктыра. Борчакның быел "Таң", "Ватан" сортлары игелгән. Уңышы бер гектарга - 15 центнер чамасы. "Елына күрә әйбәт", - ди егетләр.
Урак вакытында иген язмышы өчен һәркем борчыла, үзеннән өлеш кертергә тели. Сатыш авылында яшәүче Фәйзелхак Гарипов та кырда арыш суктырган комбайннарны күреп, муллык, бәрәкәт сорап дога кылу өчен кырга килгән. Ул арада төшке аш та китерделәр. Игенчеләрнең кәефләре шәп, күтәренке. Уңышлар да мул булсын. "Шулай да, Татарстанга корылык китергән зыянның күләме − 20 миллиард сум чамасы",- дип хәбәр итте 28 июльдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Премьер-министры урынбасары - азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, дияргә дә яратабыз. Синоптиклар август-сентябрь айларында яңгырлар фаразлаганда, кырдагысын мөмкин кадәр тизрәк җыеп алуны максат итәргә генә кала.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 29 июльгә район буенча 1489 гектар мәйдандагы игеннәр урылган. Борчак - 964, көзге арыш - 356 гектарда теземнәргә салынган. Иген уңышын җыйнауда "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында,"Саба" җәмгыятенең "Сатыш" бригадасында, "Симет", "Алтын Саба-М", "Юлбат" хуҗалыкларында эш оешкан төстә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев