Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Главная новость

Укы тынычлык хакына!

 22  июнь - Хәтер һәм Кайгы көнендә һәм Саба районының  90 ел тулу уңаеннан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Укы тынычлык хакына” дип исемләнгән флешмоб үткәрделәр.

    Алар күп еллар авыл җирлегенең мәдәният йортында һәм китапханәдә хезмәт куйган тыл ветераннары белән очраштылар. Суфыя Хайруллина, Разыя Набиуллина,Әхмәт Гыймадиевка Саба районы һәм Шытсу җирлегенә кергән авыллар турындагы М.Хуҗин, Т.Нәҗмиевның “Яшә, Саба –йорт”, И.Әхмәтҗанов, Т.Нәҗмиевның “Туган туфрак кадере” китапларыннан сугыш елына багышланган өзекләр тәкъдим ителде, үзләре дә сугыш елы авырлыклары белән бүлештеләр. Шулай ук ветераннарга Саба районы шагыйрьләренең шигырьләре укылды, тыныч тормыш, Бөек Ватан сугышы чорындагы бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев