Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Таксилар тәртипкә кертелә

Мәгълүм булганча, җиңел таксиларда пассажирлар йөртү һәм багаж ташу өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салу, әлеге хезмәтнең сыйфатын күтәрү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында "Россия Федерациясенең аерым законнарына үзгәрешләр кертү турында" гы 69нчы санлы Федераль закон (21.04.2011 ел) кабул ителде.

Аның беренче өлеше 2011 елның 1 сентябреннән үк гамәлгә кергән иде. Ә 2011 елның 1 гыйнварыннан таксилар тулаем диярлек яңа кагыйдәләр нигезендә хезмәт күрсәтә башлады. Әлеге Законның 9нчы маддәсе нигезендә җиңел таксиларда пассажирлар йөртү һәм багаж ташу эшчәнлеге башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы тарафыннан бирелә торган рөхсәтне алу шарты белән гамәлгә ашырыла. Рөхсәт җиңел такси сыйфатында кулланылучы һәр транспорт чарасына биш елдан ким булмаган срокка бирелә.

Шушы нормаларны гамәлгә ашыру максатында республикада "Татарстан Республикасы территориясендә җиңел таксиларда пассажирлар йөртү һәм багаж ташу турында" Закон кабул ителде һәм ТР Министрлар Кабинеты Карары белән әлеге төр эшчәнлеккә рөхсәт алу тәртибе расланды. Җиңел такси түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш: һәр алты ай саен техник карау узган, таксометр белән тәэмин ителгән, машинаның түбәсенә кызгылт-сары төстәге фонарь урнаштырылган, ян-ягына шахмат тәртибендә "шашка"лар төшерелгән булуы. Йөртүченең транспорт белән биш елдан ким булмаган идарә итү стажы булуы шарт.

Җиңел такси белән пассажирлар йөртүче һәм багаж ташучы юридик зат яки шәхси эшмәкәр автомобильләргә техник хезмәт күрсәтүне, линиягә чыкканда автомобильнең техник хәлен тикшерүне, йөртүчегә медицина күзәтүе үткәрүне тәэмин итәргә бурычлы.

Язылганнардан чыгып, Сабада такси хезмәте күрсәтүче 37 шәхси эшмәкәр прокурор тарафыннан закон таләпләрен бозарга ярамаганлыгы турында кисәтелде. Такси хезмәте күрсәтүнең яңа кагыйдәләре үтәлмәгән очракта Административ җаваплылыкка тартылачаклары, хәтта РФ Җинаять кодексының 171нче маддәсе нигезендә җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин икәнлеге аңлатылды.

Р.Сәлахов,

район прокуроры.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев