Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

“Гаилә хәлемне яшермим, кычкырып та йөрмим”

Быел 17 сентябрь көнне “Болгар радиосы”нда эфирга чыгучы “Нокта” тапшыруына 5 ел тула. Аның алып баручысы радиодагы иң чибәр, зирәк һәм җаваплы хезмәткәрләрнең берсе – Гөлназ Фәйзрахманова. “Нокта” тапшыруында ул радиотыңлаучыларның юридик сорауларына җавап-киңәшләрен бирә. Гөлназ белән радио һәм шәхси тормышы турында әңгәмә кордык.

– Гөлназ, радиода “Нокта” тапшыруына ничек кереп кит­тең? Юридик белемне махсус шушы тапшыру өчен алдың­мы?


– 2014 елда “радиога яңа проект кирәк” дигән сүзләр йөри башлагач, ул вакытта PR бүлегендә эшләүче кызлар Айсылу белән Катя: “Әйдәгез, Гөлназга юридик тапшыру алып барырга киңәш итик!” – дигән тәкъдим белән чыкты. Бу – август ае иде, ә июль аенда мин икенче югары белем алу өчен юридик факультетка укырга кердем. Кызлар бу турыда, әлбәттә, белә иде. “Укырга керәм” дип янып-көеп йө­рүләремне дә күрделәр. Белем махсус бу тапшыру өчен түгел, үзем өчен алынды. Гомумән, бу белемгә китергән юллар бик урау. Әле 2006 елда, мин бала белән өйдә утырган вакытта икенче югары белем алу турында уйлана башладым. Декретта хатын-кызның энергиясе күп бит ул. Көнкүреш эшләрдән арса да, аңа үзен эштәме, укудамы файдалы итеп тою да кирәк. Тик ул вакытта канатларым тиз сынды – кеше сүзен тыңлый идем. Аннары 2013 ел ахырында чын-чынлап икенче югары белем алу турында кабаттан уйлана башладым.


– Тормышта юридик проблемалар белән очрашканың бармы? Аларны ничек хәл итәсең? Кемгә мөрәҗәгать итәсең?


– Әлбәттә, очрашканым бар. Төрле сораулар белән судта да булырга туры килде. Үземнең сораулар белән генә түгел, юрист буларак шәхси консультация сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Судта катнашу, дәгъва язу, теге яки бу проблемага бәйле сорауларга аңлатма һ.б. Бу өлкәдә эшләгәч, яхшы, белемле, җаваплы адвокатларны беләм. Үземнең генә баш җитмәсә, алар белән киңәшәм.


– “Болгар радиосы” тормы­шыңда нинди роль уйный?


– Мин 1999 елдан бирле радиода эшлим. Рәсми рәвештә эшкә 2000 елда урнаштым. 19 ел! 1999 елның 30 мартында беренче тапкыр “Фәридә–Алсу” дуэтыннан әң­­гәмә алдым. Калтырап беттем. Бер сорауны ике тапкыр биреп, буталдым, тик ерып чыктым (көлә).


– Гөлназ, соңгы арада гаилә хәлең турында төрле имеш-ми­мешләр йөри. Бу сорауга ачык­лык керт әле, зинһар.


– Мин гаилә хәлемне яшермим, кычкырып та йөрмим. Сораган кешегә җавап бирәм. Илнур белән минем арада булган ир-хатын мөнәсәбәтләре тәмам. Әле генә түгел, рәсми рәвештә 2017 елның язында ук аерылыштык. Быел май аенда аерылышканга ике ел була. Кисәк кенә хәл итеп аерылышмадык, шактый сузылды.


– Үзең турындагы гайбәт­ләргә нинди мөнәсәбәттә син? Шыпырт кына узып китәсеңме, ятып елыйсыңмы?


– Элек борчыла идем. Хәзер юк. Исем дә китми.


– Син – малай һәм кыз әнисе. Бервакыт инстаграмда “Улларны, чын ир-ат булып җи­тешсен өчен, ничек тәрбиялисе соң ул?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттең. Бу сорауга җавап тап­тыңмы?


– Җавапларны таба барам, яңа сораулар туа тора. Сәет – беренче бала. Мин үзем аның белән бергә үсәм, үзгәрәм. Тик шунысын анык әйтә алам: кечкенә баламы ул, яшүсмерме, буй җиткән егетме – син балаң белән ихлас булырга тиеш. Аның тормышы белән кызыксынып яшәүче әни булырга тиеш­сең. Төрле вакыт була, сораулар туса, уртага салып сөйләшәбез. Йомгакны сүтеп, борчыган сорауның асылына җитәргә тырышабыз. Кайчагында “Нәрсә әйтергә теләде икән балам?” дип уйланып йөрим. Аннары җавап табам да бу сорауга бөтенләй башкача карыйм. Үземне аның яшендә нинди идем әле дип искә төшерәм. Китаплар күп укыйм, төрле тренинглар узам.


– Нинди шөгыльләрең бар?


– Инстаграмда яңа аккаунт ачтым. Шунда кызлар, егетләр белән квант кыры, кешенең мөмкинлек­ләре, хыялларны тормышка ашыру, үз-үзеңне дәвалау турында сөйләшәбез. Соңгы вакытта миңа шул тема бик кызыклы, чөнки үзем квант сикерешен (квантовый скачок) уздым. Аннары мин укырга, пешерергә, машинада йөрергә, биергә, җырларга, табигатьтә булырга, тик кенә утырып үземне тыңлап утырырга яратам.


– Яшь һәм матур булып ка­луыңның сере нәрсәдә?


– Моның сере гомер узу турында уйламауга барып тоташа. Гомумән, “мин инде карт, миңа инде соң” димәскә кирәк. 60 яшьтә дә шпагатка утырырга була, үз биз­несыңны ачарга, парашюттан сикерергә мөмкин. Гомер бер генә! Шул еллар барысы да синеке! Аларны ничек итеп уздыру бары үзең­нән тора. Ә матурлыкка килгәндә, дөньяда ямьсез кеше юк. Кешедәге матурлыкны күрә белмәүчеләр генә бар. Елмаеп, күтәренке рухта, күбрәк яхшылык кылып яшәсәң, дөрес туклансаң, күбрәк хәрә­кәт итсәң, яшь тә буласың, озак та яшисең!

Фото: скриншот инстаграм

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X