Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

“Ул – мин эзләгән кеше”

Омскида десантчылар казармасы ишелеп, шул казада исән калган, аякларын югалтса да, үзен югалтмаган спортчы Рөстәм Нәбиев турында Дания Нәгыйм әнә шулай ди. Көчле рухлы кеше турында әдәби әсәр язарга хыялланган яшь язучы Рөстәмнең интернет сәхифәсенә юлыккач, эзләгән героен тапканлыгын аңлый һәм тиз арада хат язып сала. Җавап ул уйлаганнан да тизрәк килеп ирешә.

– Рөстәм, минем дә китап язасым килеп йөри иде, дип җавап язды һәм үзләренә Башкортстанга кунакка чакырды. Кулымда күкрәк баласы булгач, икеләнеп калдым. Рөстәм хәлемне аңлады, алайса үзем киләм, диде. Менә шушы бер җөмләсе генә дә китабым героеның холкын ачып салды, – дип сөйли Дания. – Анда вакыйгалар тормыштан алынган, икенче план геройларының гына исемнәре үзгәртелгән. Мине шунысы сөендерә: Рөстәм вакыйгасы кешеләргә ярдәм итә. Без бит аяк-кулларыбыз исән-сау була торып та, төшенкелеккә бирелә­без, зарланабыз. Рөстәм исә бо­ларның киресе. Шуңа күрә аны Башкортстанда төрле очрашуларга йөртәләр. Тиздән Казанга киләчәген дә әйтте. Башкортстаннан тагын бер күңелле яңа­лык килеп иреште: китапны күр­мәүчеләр өчен брайль системасы буенча нәшер итәргә җые­налар икән.

 
– Китапның киләчәге нинди булыр?

 
– Герой буларак, Рөстәм аны бик сөенеп кабул итте. Китап авторларының берсе – Рөстәм Нәбиев үзе бит. Татарча китап таралып беткәч, без аны урысчага тәрҗемә итәргә җыенабыз. Дөрес, Рөстәм башта ук урыс телендә язарга тәкъдим иткән иде. Мин китапның татарча чыгуын теләдем. Башкача күңелем кабул итмәс иде.

 
– Сине милли мәгарифкә багышланган чараларда, татар теленә багышланган флеш­мобларда даими күрәбез. Митингларга кечкенә балаңны да алып киләсең. Татар теленең киләчәге турында фаразларың нинди?


– Мәгариф өлкәсенә кагылмыйча, үз өлкәмнән чыгып кына җавап бирә алам. Ә җавап бик гади: барысы да үзебездән тора. Әйтик, менә мин дә китапны урыс телендә чыгарсам, ул тиз­рәк таралыр, аны укучылар күб­рәк булыр, мин исә чыгымнарымнан тизрәк котылыр идем. Ә бит барыбыз да җиңелрәк юлны сайлыйбыз. Татар теленең шушы хәлгә калуы – җиңел юлларны сайлауның нәтиҗәсе инде ул. Бүген мин кызыклы сюжетка корылган, тышлыгы, бизәлеше тартып торган китапның телне бик үк камил белмәгән кешеләрне дә җәлеп итүенә инандым. Мәсәлән, “Бөртекләп җыелган гомер”не башкортлар да соратып ала, бик иркенләп укый. Урысча сөйлә­шеп йөрүче татарларыбыз да килеп алалар һәм, укып чыктык, рәхмәт, диләр. Татар кешесе булсам да, татарча укыганым юк иде, бу – беренче китабым, дигәннәре дә шактый. Дөрес, башта алар урысчасын сорап карый, татарчасы гына барлыгын белгәч, анысын ала. Димәк, кызыксыну бар, шуңа күрә татарча иҗат итүдән туктамаска кирәк. Без болай татар телен саклап калуга зур өлеш кертә алабыз.


– Үзенең тәүге китабын чыгарырга теләүчеләр нинди проблемаларга юлыга? Го­му­мән, бүген китап чыгару авыр эшме?


– Яшь иҗатчыга иң әүвәл ки­ңәш бирүче, хәтта ки тән­кыйть­ләүче кирәк. Чөнки сиңа яхшы кебек тоелган әсәр, тәҗрибәле язучыга бөтенләй ошамаска мөмкин. Миңа юнәлеш бирүче язучы Нә­бирә Гыйматдинова булды. Тукталып калган чакларда, бисмил­лаңны әйт тә, яз, ку­рык­ма, дип үсендереп торды. Ул булмаса, бу китап, бәлкем, язылып бетмәгән булыр иде әле. Аннан икенче кыенлык – нәшрият табу. Уйда Татарстан китап нәшрияты да бар иде. Ләкин анда китап чыгару – озакка сузыла торган эш. Рөстәм үз сәхифәсендә китап чыгачагы турында язгач, аны сораучылар күп булды, шуңа без вакытны сузмаска теләдек һәм “Ак бүре” нәшриятына мөрәҗәгать иттек. Шулай итеп китап 3 мең данәдә дөнья күрде. Бүген аның яртысы сатылып бетте.


– Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр бит әле. Синең гаиләңдә дә иҗатка якын кешеләр булмый калмагандыр.


– Әбием күзләре сукырайганчы шигырьләр язды. Аннан кү­ңелдән чыгарып сөйли иде. Ниш­ләптер без аны кәгазьгә дә тер­кәмәгәнбез инде. Мин дә үземне белә башлаганнан бирле шигырь чыгарам. Шигырьләрем газета-журналларда басылса да, филология юнәлешендә укый алмадым. Әни дә биш ел буе укуымны бик теләмәде. Ул, укый-укый эшләсәң әйбәт булыр иде, дип әйтте. Без гаиләдә – өч бала, гап-гади авыл гаиләсенә барыбызны да укытырга авыр шул инде. Апам математика юнәле­шен­дә көчле иде, менә ул фило­ло­гиягә керде. Без аның белән урыннарны алмашкан кебек килеп чыкты. Чөнки мин Казан сәүдә-икътисад техникумында укыдым. Ләкин язуымны беркайчан да ташламадым. Әдәби бәйгеләрдә актив катнаштым. “Иделем акчар­лагы”нда – гран-при, “Таян Аллага”, “Шигъри сабантуй” кебек әдәби бәйгеләрдә беренче урынны алдым. Ши­гырь­ләремдә тормыш фәл­сә­фә­се, милләт язмышы турында уйланулар да бар. Документаль повестем китап булып чыкканчы, “Галәм агачының яфрагы мин” дигән шигырьләр китабым да чыкты. Күпләр миңа читтән торып филология бүлеген тәмам­ларга, вуз дипломын алырга ки­ңәш итә. Миңа калса, читтән торып әллә ни зур белем алып булмый. Аннан, әгәр мин анда укысам, әдәбиятка бу кадәр сусавым да булмас иде кебек.

Фото: http://vatantat.ru
http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X