Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Җылы сүз дә дәвамы?

Мәскәүдә табибларны пациентлар белән әдәпле итеп аралашырга өйрәтә башлаганнар. Бу хакта ил башкаласы хакимиятенең рәсми сайтында хәбәр иткәннәр. Әйтүләренә караганда, ак халат ияләрен психологлар да укытачак. Белгечләр табибларга авыру янында әйтергә ярамаган сүзләрне аңлату белән беррәттән, пациентны дәваланырга үгетләү серләренә дә төшенде­рәчәк, ди. Кыскасы, поликлиника һәм хастаханәләрдәге дорфалыкны юкка чыгармакчылар. Быелның беренче яртысында биш меңнән артык табиб әдәплелеккә өйрәнәчәк, дип фаразлана. Җылы сүз дә дәвамы?

Нурсөя МӨБАРӘКОВА, Кукмара районының “Тылсым” халыкка социаль хез­мәт күрсәтү үзәге директоры:

 
– Әлбәттә, авырганда җы­лы сүз бик кирәк. Табиб­лар хастаны кабул иткәндә, аны үзенең якын кешесе дип уйласын иде. Үзеңнекен бер дә начар карамыйсың бит. Игътибар күрсәтсәләр, терелеп киткәндәй була­сың. Үзе­без дә өлкәннәр янына еш йөрибез. Алар бездән җылы сүз көтә. Һәр эшнең җае бар. Әмма өй­рәтеп кенә кешене ягымлы итеп булырмы? Кешелекле булу тәрбиядән ки­лә дип саныйм.

 
Илназ МИНВӘЛИЕВ, җырчы:


– Иң мөһиме – белгән эшеңне чын күңелдән дө­рес итеп башкару һәм пациентларга кешелекле мө­нәсәбәт. Авырып тамактан калучыларны кайчак бер җылы сүз белән дә терелтеп була. Күб­рәк аралашырга кирәк дип саныйм. Табиб­ларның үзлә­рен­нән дә күп нәрсә тора. Көн үтсен дип, хезмәт хакын көтеп уты­ручыларның әллә ни яр­дәме тимәячәк, әлбәттә. 

Зөлфирә ЗАРИПОВА, Арча укучылар сарае методисты:


– Әбиләрем-әниләрем еш авырганлыктан, табибларга гел мөрәҗәгать итәр­гә туры килә. Үзебезнең Арча табиб­ларына бәйле артык дорфалык белән оч­рашканым юк. Тыңлыйлар, хәлгә кереп вакытында яр­дәм күрсәтәләр. Кайчак без­гә яхшылап аңлату да җитми бит. Табиблар, сүз дә юк, бик итагатьле булырга тиеш. Кайчак шәфкать туташлары, хастаханә хез­мәткәр­ләре дорфа булырга мөмкин. Әмма бу сүзне табибларга карата әйтә алмыйм. Соңгы арада гына да участок табибы, күз табибы, урологка бардык. Бик игътибарлы булдылар. Үзем­нең кызым да табиб булырга укый. Аның белән дә бу хакта еш сөйлә­шәбез. Америкадагы кебек уңайлык­лар тудыру, заманча медицина җиһазла­рын күб­рәк урнаштыру да ярдәм итәр иде. Бөтен анализлар бер урында тупланып, табиб аларны шунда ук күреп алса, медицина хезмә­тенең сыйфаты тагын да яхшырачак. 

Динара ШӘРӘФИЕВА, табиб (Чаллы):


– Пациентларны да әдәп­лелеккә өйрәтергә җыен­мый­лармы анда? Гел табиб­лардан зарланалар. Югый­сә авырулар арасында да төр­лесе очрый. Кайсыларына дорфа итеп җа­вап бирсәң дә, бик чакка гына туры килә. Пациентның үз хәле үзенә җиткән икәне аңлашыла, әлбәттә. Әмма кабинет ишеге төбеннән үк тупас сөйләшә башлаган кешеләр белән әдәпле итеп сөйләшеп утырасы килми.

Әнвәр ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ, пенсионер:


– Табибларда дорфалык бар инде, яшереп булмый. Аларны шушы хәлгә Хө­кү­мәт китереп җиткерде. Хез­мәтен күреп, тиешле акчасын түлә­миләр. Югыйсә ни­чә ел укыганнар, Гиппократ анты бир­гәннәр. Бүген сәламәт­лек сагында торучылар үзлә­ре авыр хәлдә. Гаиләсен туендырыр өчен берничә эштә бил бөгәргә туры килә. Табибка килеп керәсең, язарга тотына, си­ңа күтәрелеп тә карамый. Бер үк сүзне әллә ничә җир­гә теркәп куймаса, аның эше күренми. Авыру белән аралашырга вакыт та калдырмыйлар. Иң башта табибка эшләргә мөм­кин­лек тудырсыннар.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев