Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Замана баласы нинди?

Замана баласының психологик портретын төзеячәкләр. Әлеге эш белән илнең Мәгариф министрлыгы шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә “Ведомости” басмасы. Министр урынбасары Татьяна Синюгина сүзләренә караганда, психологик портрет белем бирү һәм тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген арттырачак. Балаларга бәйле мондый тикшерүнең инде күптән үткәрелгәне юк, шуңа күрә хәзерге буынны нәрсә борчуын, аларның ниләр белән кызыксынуын белеп тә бетермибез, дигәннәр. Баланың психологик портреты әти-әниләргә дә, укытучыларга да зур ярдәм булачак, дип фаразлана. Замана баласы нинди?

Марат ИБРАҺИМОВ, балаларның сәләтен үстерергә ярдәм итү үзәге хуҗасы:

 
–  Иртәгәге көн турында алдан уйласаң – орлык чәч, ун ел турында алдан уйласаң – урман утырт, гасыр турында алдан уйласаң – бала тәр­би­ялә, ди халык мәкале. Замана баласы моннан ун ел, унбиш ел элек булган яшь­тәш­лә­рен­нән бик нык аерыла, дигән фикер белән килешмим мин. Бала түгел, җәм­гыять үзгәрә. Әйе, бала-чага бүген бик күп белә, артык кызыксынучан, кайбер өлкә­ләрдә алар безгә караганда да мәгълүматлы­рак. Аның каравы, үзара аралаша белү осталыгы аксый. Чөнки урамдагы дус-ишне кесә телефоны, телевизор алмаштырды. Тик боларның берсе дә балага бармак төр­теп күр­сәтү өчен сәбәп түгел. Портрет тө­зер­гә түгел, ә тәр­бия­гә мөнә­сәбәтне үз­гәр­тер­гә ки­рәк. Дәүләт әти-әни­нең ул-кы­зына вакыты күб­рәк булсын, дип тырышсын иде.

Алсу Фәйзрахманова, укытучы:

 
– Быел сыйныфымда 30 бала. Уку елы башында авырлыклар булды. Җитмәсә, баш­ка мәктәпләрдән дә кү­чүче­ләр бар иде.  Миңа яр­дәмгә психолог килде. Без бала­лар­ның психологик портретын төзедек. Ата-ана­лар җые­лышында мин бу мәгъ­лү­мат­ны әти-әниләренә җит­кер­дем. Балаларның кү­ңелен аң­ласаң гына, алар сине яратачак, хөрмәт итәчәк. Шөкер, ике чирек узып бара инде, без дуслашырга өл­гердек. Балалар минем сү­земне тың­лый. Хәтта ниндидер шуклык эшләсәләр дә, “Кем ул?” дию­гә, торып басалар. Әлбәт­тә, мин укучыларым өчен алар­ның әти-әни­ләренә рәхмәтле­мен. Бер­гәләп эшлибез, әнә шуңа да аңлашабыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА, “ВТ” хәбәрчесе:


–  Өйдәге ике сабыеңны да аңлап булмый әле кайчак.  Ә замана аларны ничек тә аң­лауны таләп итә. Укытучыга гына түгел, әти-әнигә дә кирәк ул психологик портрет. Әмма кызлар булгач, аларны ниләр борчыганын сорашам, һәр кич, йокларга ятканчы, үтеп баручы көнгә анализ ясыйбыз. Ниләр булды, нәрсә эш­ләнде, нәрсәне дөрес эш­лә­мәделәр? Проблемалары бул­са, аннан чыгу юлларын эзлибез. Һәркем үз фикерен әйтә. Баштарак уртага салып сөйләшү кыенрак бирелә иде, хәзер инде ияләнделәр.

Рәшит Нургалиев, механик:


– Тәрбияне өйдән башларга кирәк, әмма акыл сатарга кирәкми.  Әти-әни үзен ничек тота, бала шуны кабатлый. Балалар хезмәт белән тәрби­яләнеп, аның нәти­җәсен кү­реп үссеннәр. Кызганыч, бик күп гаиләләр ул-кызларының кайда, нишләп йөргәнен белми. Үзләре тәрбиясез әти-әниләр дә бар. Әти-әни үз баласын белмә­гәнне, укытучы белә дисезме?  Бер түгел, утыз бала өчен җавап бирә бит алар. Кызларыбыз тәртипле булды,  мәк­тәптә дә, институтта да яхшы укыдылар. Кеч­кенәдән юнә­леш биреп үстер­гәч, тәрбия буенча проблема булмады.  Хәзер балаларны урам тәр­бияли. Шуңа күрә  мондый психологик портрет төзү  бик кирәк. Бу очракта укы­тучы  укучыларның нинди адымга сәләтле булуын белеп торачак.  Игътибар җит­мәгән балаларга да якынаерлар иде. Аңлашыл­маучан­лык­лар бала күңелен аңламаудан баш­лана.

Тәнзилә ШӘРӘФИЕВА, пенсионер:


– Безнең балалар күптән үсте. Хәзер оныкларны тәр­бияләргә булышабыз. Ай-һай, тынгысыз алар. Авылда яшә­гәндә, би­шектәге баланы әле мәктәпкә дә кер­мәгән абый-апасына ышанып тапшырып, хуҗалык эшләре­нә чыгып ки­тә идек. Хәзер исә мәктәп яшен­дә­гесен дә дүрт күз белән сагалап торырга кирәк. Бер-берсе белән уйный бел­мәү­ләренә дә аптырыйм. Хәер, моңа ник гаҗәп­ләнер­гә? Ашаганнары – аш түгел, уйнаганнары – уенчык түгел бит. Ахыр чиктә бала гаепле.

Фото: https://pixabay.com | 3dman_eu

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев