Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

1 апрель – Көлке көне

Көлке көненең кайсы илдә килеп чыгуы тәгаен билгеле түгел. Уналтынчы гасырдан бирле үткәрелә дигән фараз да бар. Әмма Борынгы Римда моңа охшаш бәйрәм булуы мәгълүм. Шул заманнарда яшәгән греклар "Кеше көләргә тиеш, көлү җанны сафландыра" дип ышанганнар. Россиядә исә Көлке көне беренче тапкыр 1703 елда уздырылган. Шуннан бирле яшәп килгән...

Сагыз чәйнәүчегә мәдхия

Сине дә бер мактыйм әле,

Сагыз чәйнәү остасы!

Юкса, һәрчак гаеплиләр,

Ә мин хуплыйм, кыскасы.

Гел иснәп торасы килә,

Хушбуйдан һич ким түгел!

"Арбузный"ны, "Снежный"ны -

Барысын тели күңел...

Бик килешә йөзләреңә,

Кабарган яңакларың.

Ай- һай оста шартлатасы ң-

Чыдасын колакларың!

Авызыңа рәхмәт инде!

Көн буе хәрәкәттә.

Шап-шоп итә, чап-чоп итә...

Кинәнә бәрәкәткә!

Тегермән ташы шулкадәр

Әйләнә ала микән ?

Ул телләрең сөйләшергә

Кайдан көч ала икән ?!

Сагыз чәйнәү ярышында

Катнашырсыңдыр бәлки?

Игълан бирик һич булмаса,

Җиңәр идең, билләһи!

Сөмбелә Ибраһимова. Яңа Мичән.

Хәмергә шундый әмер

Иртән кибет яннарында

Өч борынга алабыз.

Матур гына кәгеп куйгач,

Сихәтләнеп калабыз.

Елга буйлары ак ташлар,

Ак ташлар да ,вак ташлар

Әзмәверләрне дә ега

Кибеттәге "ак баш"лар.

Кибеттә аракы күп дип

Эчмәгез сез, алкашлар.

Мәңге айнымас җаннарны

Гүргә кертә "ак баш"лар.

"Хәрәм" кибетендә генә

Сатыла хәзер хәмер.

Аек яшь буын үссен дип

Чыгардык шундый әмер.

Хаммат Хәмидуллин. Килдебәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев