Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

22 АВГУСТ – ДӘҮЛӘТ ФЛАГЫ КӨНЕ

22 августта илебез җәмгыятен берләштерүдә зур әһәмияткә ия бәйрәм – Россия Феде­ра­ция­сенең Дәүләт флагы көне билгеләп үте­лә.

Өч төсле әләм барлык барлык муниципалитетларда җилдерди, ә бәйрәмнәрдә барлык учреждениеләр биналарында күтәрелә. Өч төсле флагның законлы “авторы” булып Петр Беренче исәпләнә. Ул 1705 елның 31 гыйнварында сәүдә судноларында ак-зәңгәр-кызыл флаг күтәрергә кирәклеге турында Указ чыгарган, үзе үрнәген сызган һәм горизонталь полосалар тәртибен билгеләгән. Петрның төсләрне нәрсәдән чыгып сайлавы табышмак булып калган. Андагы һәр төснең мәгънәсе бар. Ак төс – ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл – бөеклек һәм көч-куәт.

1918 елда большевиклар инициативасы белән әләмне кызыл төскә алмаштыру турында карар кабул ителгән. Ә 1991 елның 22 августында тарихи әләм Россия Федерациясенең рәсми һәм тантаналы вакыйгаларында дәрә­җәле урын алды. Россия флагы, герб һәм гимн белән берлектә, рәсми дәүләт символы статусына ия. Уртак йортыбызда тынычлыкны, татулыкны саклау һәм ныгыту өчен күп эшләнә. Дәүләт флагы көне уңаеннан районыбызда да бәйрәм чаралары – яшьгвардиячеләр акциясе, патриотик темага концертлар кую, флешмоблар, әдәби укулар үткәрелүе күздә тотыла. Торак пункт­лар­да урнашкан дәүләт һәм муниципаль уч­реждениеләрдә дәүләт флаглары эленәчәк. Дәү­ләт флагына ихтирамлы караш Ватаныбыз өчен һәрвакыт горурланып яшәүне чагылдыра! Россия Федерациясе Дәүләт флагы горур җилфердәсен!

Фото: https://pixabay.com | QuinceMedia

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев