27 май – Китапханәчеләр көне
Календарь

27 май – Китапханәчеләр көне

Хөрмәтле районыбыз китапханәчеләре һәм әлеге хезмәт ветераннары, һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Китапханәләрнең кеше тормышындагы роле, асылы бәяләп бетергесез. Китапханәләрдәге бай рухи, кыйммәтле мәдәни-әдәби мирасны халыкка җиткерүдә зур эшләр йөкләнгән. Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый. Китап – китапханәнең нигезе. Ә китапханәне булдыручылар һәм яшәеше сагында торучылар – сез. Хезмәтегез, гасырлар дәвамында тупланган әдәби хәзинәне саклавыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, эшегездә уңышлар, күпсанлы китап укучылар, рухи байлык, гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек телибез.

Фото: pixabay.com


Нет комментариев