Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

7 май – Радио көне, мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәме

7 майда мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен - Радио көнен билгеләп үтә.Бүгенге дөньяны телевидение һәм радиокоммуникация системалары, спутник һәм компьютер элемтәсе аша оператив мәгълүмат алышудан, алдынгы яңа технологияләрне үстерүдән тыш күз алдына да китереп булмый. Боларның барысы да радионы ачу ярдәмендә мөмкин булды. Бу вакыйга кешелек тормышында һәрвакыт иң мөһим вакыйгалардан берсе булып калачак.

Районыбызның мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы - даими үсештә. Телефон станцияләренең һәм коммуникация челтәрләренең матди базасы камилләштерелә, һәр торак пунктта кәрәзле элемтә, Татателекомның “Летай” интерактив телевидениесе булдырылды. Элемтәнең үсешен, яңарышта булуын һәркем  үз көнкүрешләре  мисалында   күрә. Элемтәнең  барлык тармаклары хезмәткәрләре үз эшләренең осталары  буларак танылдылар. 7 май – шулай  ук  телерадиожурналистларның  һөнәри бәйрәме. “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе коллективы әзерләгән “Дулкын” радиосы тапшыруларын хәзер  бөтен республикада  тыңлыйлар.

Гомумән, элемтәчеләрнең районның социаль-икътисади үсеше, халыкның  яшәеше өчен тырышлыгы ихтирамга   лаеклы.  Аларга эшләрендә яңа уңышлар ирешергә, абонентлар   яңа  хезмәтләр белән  сөендерергә  язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев