Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне 22 декабрьдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Энергетиклар хезмәте һәр йортка яктылык һәм җылылык алып килә, учреждениеләр, предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итә. Бу хезмәт югары һөнәри осталык, зур җаваплылык сорый. Шунысы куанычлы, районда нәкъ шундый белгечләр эшли, яңа технологияләрне үзләштерә.
Яшь буын энергетиклар ветераннарыбызның матур традицияләрен лаеклы дәвам итә: энергетика тармагы ышанычлы кулларда. Барыгызга да хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә, тармак ветераннарына нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез.
Фото: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев