Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Һөнәри бәйрәм котлавы

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәт­кәрләре, бөтен гомерләрен авыр һәм мактаулы хезмәткә багышлаган ветераннар!

Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сез куәтле чит ил техникасын иярлисез, югары технологияләр, сыйфатлы чимал белән эш итәсез, замана белән атлап барасыз, тынгысыз һәм фидакарь хезмәтегез белән халык ихтирамын яулыйсыз. Барлык казанышларыгыз – тармак ветераннарының, хезмәткәрләренең югары профессиональлеге нәтиҗәсе. Юлларның сыйфатлы материаллар, техника һәм белгечләргә бәйле икәне һәммәбезгә дә мәгълүм. Сыйфатлы юллар салу, гамәлдәгеләрен ремонтлап тору-илебезнең икътисадый хәлен яхшырту, транспорт чыгымнарын киметү дигән сүз. Сез моны дөрес аңлап, төбәгебезне заман таләпләренә җавап бирә торган автомобиль юллары белән тәэмин итүдә зур көч куясыз. Бәйрәм көнендә юл төзелеше тармагының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Нык сәламәтлек, хез­мәтләрендә уңышлар, гаиләлә­ренә иминлек телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: https://pixabay.com | PIRO4D

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев