Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Өлкәннәр көне белән!

Хөрмәтле ветераннар, өлкән буын райондашларыбыз! Өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез! Елның 1 октябре – сезгә тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне җиткерү мөмкинлеге биргән аерым бер бәйрәм. Агымдагы ел истәлекле даталарга бай булды. Бөек Җиңүнең – 75, ТАССРның – 100, районның 90 еллыгы – әлеге юбилейларда сезнең фидакарь хезмәтегез чагылыш тапкан.

Районда, һәр тармакта ирешелгән уңышларда сезнең өлеш тә зур. Өлкән буынга хөрмәт, кайгырту – социаль сәясәтебезнең төп юнәлеше. Районда пенсия яшендәге кешеләргә лаеклы тормыш тәэмин итү өчен күп чаралар күрелә. Күпләрегез әле бүген дә сафта, актив тормыш алып бара. Сезгә нык сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә иминлеге телибез. Үткән елларыгыз сезнең горурлыгыгыз, ә тирә-юньдәгеләр өчен акыл зирәклеге һәм тормыш тәҗрибәсе чыганагы булып калсын. Балаларыгыз, оныкларыгыз уңышына шатланып, озак һәм бәхетле яшәгез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: архив/Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев