Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Россия көне белән!

Хөрмәтле райондашлар! Илебез 12 июньдә Россия көнен билгеләп үтә. Россия көне – бәйсезлек, Ватаныбызның киләчәге өчен уртак җаваплылыкны гәүдәләндерү бәйрәме. Безне, кайда гына яшәсәк тә, нинди телдә сөйләшсәк тә, Россия Федерациясенең бүгенге һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык, татулык һәм рухи бөтенлек хисе берләштерә, без бербөтен күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез.

Россия көне – илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен милли бердәмлек, уртак җаваплылык символы да. Районыбызда бүген төрле милләт һәм дин вәкилләре яши һәм эшли, без барыбыз да горурлык белән үзебезне россиялеләр дип атыйбыз. Ә бит Россиянең төп көче – аның халкы, ягъни без үзебез. Саба районы да илебез үсешенә үз өлешен кертә. Намуслы хезмәтләре, һөнәри казанышлары, спорттагы җиңүләре белән райондашларыбыз кече Ватаныбызны данлыйлар.Бу бәйрәм барыбызда да Ватанга мәхәббәт хисләрен арттырсын.

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да гомумдәүләт бәйрәме белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, йортыгызга бәрәкәт, гаилә иминлеге, Ватаныбыз мәфәгатьләре хакына хезмәттә зур уңышларга ирешүегезне телибез.

Саба муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев