Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Татарстанда бөртекле уңышны бер ай эчендә җыеп бетерергә мөмкинлек бар

Комбайннарның техник потенциалы - тәүлегенә 57 мең гектар ашлык сугу.

Татарстанда бөртекле уңышны бер ай эчендә җыеп бетерергә мөмкинлек бар. ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәмшәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов шул хакта әйткән. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Татарстанда бөртеклеләр мәйданнары - 1480 мең гектар. Комбайннарның техник потенциалы - тәүлегенә 57 мең гектар ашлык сугу. Бу бөртеклеләр уңышын җыюны 30-35 көндә тәмамларга мөмкинлек бирә", - дигән Титов.

Министрның беренче урынбасары бөртеклеләр уңышын җыю техникасының әзерлеге турында сөйләгән. "Республикада уңыш җыю кампаниясендә 3391 комбайн, 1863 тагылмалы трактор һәм ашлык туплау техникасы, 1210 үзйөрешле чапкы, 4321 авыр йөк автомобильләре җәлеп ителде", - дигән ул.

Николай Титов сүзләренчә, 10 июль көненә республикада комбайннар әзерлеге уртача 86 % тәшкил итә. Әлки районында - 85 %, Яңа Чишмә - 84 %, Алексеевск - 83 %, Азнакай районында - 82 %.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашкан.

  • Гомумән республикада 4,5 млн тонна ашлык саклап була, шул исәптән 2,2 млн тонна - 41 элеваторда, 2,3 млн тонна - складларда.  

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев