10 мең сумга баласын саткан хатын-кызны тапканнар
Уфада яңа туган баласын 10 мең сумга саткан хатын-кызны хөкем иткәннәр, дип яза «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Аның бала сатуы турында социаль челтәрләр аша белеп алганнар. Балашихада яшәүче 31 яшьлек хатын-кыз ике ел элек Уфада кыз бала тапкан. Бала тудыру йортыннан чыккач, хатын-кыз баланы бер гаиләгә 10 мең сумга биргән.
Фото: https://ria.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев