Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

БАЛА КАТНАШЫНДА АВАРИЯ

Агымдагы елның 19 ноябрендә 16.35 сәгатьтә (караңгы төшкән вакыт) Казан- Шәмәрдән автомобиль юлының 109нчы километрында балигъ булмаган бала катнашында юл-транспорт вакыйгасы булды.

1999 елгы хатын-кыз  идарә иткән “ВАЗ” автомобиле  Шәмәрдән юлыннан Иләбәргә кайтышлый уң як полосада туктап торган МТЗ-82.1 тракторының прицебына  килеп бәрелә. Тракторның двигателе ягулык  килү тукталу сәбәпле  сүнгән була. Нәтиҗәдә “ВАЗ” салонындагы 2002 елгы Кукмара аграр  көллияте студенты  тән җәрәхәтләре ала. Авариянең сәбәбе – тракторчы Г. юлның   йөрү өлешендә туктап калган техниканы, башка транспорт чараларына  комачау итмәсенгә тизрәк читкә чыгару өчен мөмкин булган барлык чараларны   күрмәгән. Куркыныч турында кичекмәстән полициягә хәбәр итмәгән.  

Караңгы вакытта булучан  юл-транспорт вакыйгаларының ешаюын күздә тотып, ЮХИДИнең район бүлекчәсе автомобиль йөртүчеләрнең  юлларда бик игътибарлы булуларын сорый. 

Фото: 1tulatv.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев