Воронеж шәһәрендә балкон ишелгәч, бер хатын-кыз һәлак булган.
13 майда иртәнге якта өлкән яшьтәге хатын-кыз икенче каттагы балконына чыга. Балкон коймасы кисәк кенә ишелә. Шулай итеп 63 яшьлек хатын һәлак була.
Торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә иминлек өчен җаваплы кешеләрнең эшчәнлеген прокуратура тикшерә башлаган.
Чыганак : https://intertat.tatar


Нет комментариев