Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Башкорт һәм татар шагыйре, публицист Муса Сираҗи вафат булган

Шагыйрьне Туймазы шәһәрендә җирләгәннәр.

Башкортстанның Туймазы шәһәрендә башкорт һәм татар шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Муса Сираҗи вафат булган. Бу хакта Башинформ хәбәр итә.

Шагыйрь белән бәхилләшү бүген, шәһәр зиратында узган.

  • Сираҗетдинов Муса Шәрәфетдин улы 1939 елның 1 февралендә БАССРның Туймазы районы Төпкилде авылында туган. Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укыган. 1966 елда “Очрашу” дип аталган беренче шигырьләр җыентыгы чыга. Муса Сираҗи шигырьләр, хикәяләр, телевизион фильмнар өчен сценарийлар язган. Аның шигырьләренә җырлар язылган.

Төрле елларда Муса Сираҗетдинов Республика татар мәдәни үзәге советы, БАССРның татар һәм башкорт халыклары дуслыгы җәмгыяте рәисе, Башкортстан Президенты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы булып тора. 2003 елда Фатих Кәрим исемендәге әдәби премиягә лаек була.

Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, диелә хәбәрдә.

Фото: bashinform.ru

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев