Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бүген Казанда янгын булган йорттан кабат төтен чыга

Йорттагы бер фатирда шартлаткыч матдәләр табылган булган, фатир хуҗасы тоткарланган.

Казанның Батыршин урамындагы торак йортта янәдән янгын чыккан. Йорт тәрәзәләреннән төтен чыга, ә анда яшәүчеләрне урамга чыгаралар. Фаҗига урынына янгын сүндерүчеләр килеп җиткән инде.

Бүген көндез әлеге күп фатирлы йортта янгын булган иде. Биредә янгын сүндерүчеләр биш кешене коткарды.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, янгын бер фатирда тентү вакытында башланган. Фатир хуҗасында дары, патроннар һәм башка шартлаткыч матдәләр табылган. Бер мизгелдә әлеге ул матдәләр янып киткән, утны тиз арада сүндергәннәр.

Фатир хуҗасы тоткарланган, хәзерге вакытта урында оператив хезмәт эшли. Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

Билгеле булганча, тоткарланган кешегә 49 яшь һәм ул дары заводында эшли.

Фото: Алинә Фәйзрахманова

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев