Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Болгар – Казан юлында «Ауди» машинасы зур тизлектә юл читенә төшеп киткән

Юл-транспорт һәлакәтендә ир-ат һәм хатын-кыз зыян күргән. Алар ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китерелгән.

Ленинград өлкәсеннән килгән «Ауди» җиңел машинасы Болгар – Казан трассасында зур тизлек белән юл читенә төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

«Авария кичә кичке җиденче яртыларда Екатериновка авылы янында булды. «Ауди» зур тизлектә юлдан кюветка очты, анда ул чын мәгънәсендә «җир сөрде», - дип сөйләделәр авария шаһитлары.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлакәттә хатын-кыз һәм ир-ат төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китергәннәр.


 

Фото: Очевидцы

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев