Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллы юлында Салаватның легендар баянчысы һәлак була

27 октябрь кичке җиде белән сигез арасында Чаллы юлында танылган баянчы Шәфәгать Салиховның юл казасында һәлак булган. “Калина” машинасы белән ул Казанга “Катык” ресторанына Балык бистәсе районының “Агрохимсервис” җәмгыяте директоры Айрат Тәлгать улы Сафинны 50 яшьлек юбилее белән котлап баяны белән чыгыш ясарга килә.

Әлеге бәйрәмдә халык артисты Салават Фәтхетдинов, аның бүгенге баянчылары, алып баручы Айрат Ильясов, җырчылар Илназ Миңвәлиев, Энҗе Шәймурзина, Алсу Әбелханова, Рафил Җамалиев белән Эльмира Гыйлфановалар катнаша. Шәфәгать абый кайберләре белән фотога да төшә өлгерә, үзенең Инстаграм битенең сторисына да юбилейдан бер өзек куела.

Әлеге чарадан ул кире Чаллыга ашыга, анда да Шәфәгать абыйның чыгышы була. Казан-Чаллы юлының күпчелек өлешен үтеп, Мамадыш районын чыкканда казага очрап һәлак була.

Легендар гармунчының төпчек кызы Миләүшә, улы Рубин әти, олы улы Рәзил, олы кызы Айгөл әтисез, хатыны Лариса ирсез кала.

Миләүшә Инстаграм битенә үзәк өзгез сүзләр яза. Ул яшисе килмәвен, “Нигә без?”, “Әтием” дип өзгәләнә.
Алар бер-берсен бик нык яраталар. Миләүшә күптән түгел әтисе белән Чаллыда популяр җырчы Әнвәр Нургалиев концертында да була. Бу хакта Әнвәр әфәнде искә ала.

Җырчы Руслан Кираметдинов Татар тудейга белдергәнчә, Шәфәгать Салиховны 28 октябрь иртәнге 8гә Чаллыга алып кайтачаклар, аннары туган ягы Азнакай районы Татшуган авылы зиратына җирлиячәкләр.
 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев