Бүген көндез Автошәһәргә керү юлындагы күпердә юл-транспорт һәлакәте булган.
Чаллыда фура, җиңел һәм урман ташучы машиналар катнашындагы авариядә бер кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары сөйләде.
«Бүген шәһәргә керү юлындагы күпердә фура, КАМАЗ» йөк машинасы һәм тагын берничә җиңел машина, кимендә алты машина, бәрелешкән», – дип ачыклык кертте юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.
Шаһитлар хәбәр иткәнчә, авариядә урман ташучы машина кабинасында кысылып калган йөртүче һәлак булган.



Фото: Очевидцы


Нет комментариев