Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда Сөембикә проспектында өч иномарка янып беткән

Янгында “Мерседес” һәм “Лифан” бөтенләй янып беткән, “Киа”ның мотор өлешен саклап кала алганнар.

Чаллыда Сөембикә проспектында өч чит ил машинасы янып беткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгында “Мерседес” һәм “Лифан” бөтенләй янып беткән, “Киа”ның мотор өлешен саклап кала алганнар.

  • Кичә төнге сәгать өчләрдә Сөембикә проспектында 84нче йортка каршы урында дүрт автомобиль бәрелешкәнен һәм шуннан соң аларга ут капкан булуын хәбәр иткән идек.

54нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре дүрт минуттан һәлакәт урынына килеп җиткән. Алар биш минуттан янгынны сүндергән.  “ГАЗель” йөк машинасына ут капмый калган.

Янгын 11 квадрат метр мәйданны биләгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәткә тарыган машиналарның берсенең төзек булмавы һәм шуның аркасында янгын чыгуы фаразланган.


 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев