Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Фаҗига: Казан янында авариядә ике кеше һәлак булган

Якынча мәгълүматлар буенча, KIA машинасы аэропорт ягыннан килгән, каршы як полосага чыккан һәм Isuzu фургоны белән кара-каршы бәрелешкән.

Республика Дәүләт автомобиль инспекциясе Казан янында аэропорт юнәлешендәге трассада бүген иртән булган юл-транспорт фаҗигасе турында хәбәр итте.

Якынча мәгълүматлар буенча, KIA машинасы аэропорт ягыннан килгән, каршы як полосага чыккан һәм Isuzu фургоны белән кара-каршы бәрелешкән. Бәрелүдән җиңел машина кюветка төшеп киткән.

Җиңел машина такси – авария урынында такси шашкалары табылган, ә автомобильдә газ җайланмасы урнаштырылган булган.

Җиңел машинадагы ике кеше һәлак булган. Моннан тыш, фургон йөртүчесе имгәнгән. Фаҗига урынында автоинспекторлар эшли, авариянең сәбәпләре ачыклана

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев