Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Яңа ел каникулларында янгында ике кеше һәлак булган

Ут белән сак эш итегез!

 Иске елның соңгы көнендә һәм Яңа елга аяк баскач,  Татарстанда  17 янгын очрагы килеп чыккан, алар вакытында ике кеше һәлак булган һәм 1 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.

 Якшәмбе, 31 декабрьдә, Балык Бистәсе  районындагы трассада йөк машинасы багыннан дизель ягулыгын суыртканда ир-атның киемнәренә ут каба. Һәлакәт нәтиҗәсендә шофер 2-3 дәрәҗәдәге термик пешүләр ала, аны хастаханәгә салалар. Шулай ук якшәмбе көнне  Актаныш районы Зөбәер авылында бер катлы агач йорт һәм яңкорма янган. Янгынның мәйданы 80 квадрат метр тәшкил итә. Һәлакәт нәтиҗәсендә 47 яшьлек ир-ат һәм 40 яшьлек хатын-кыз вафат була. Моннан тыш, дүшәмбе, 1 гыйнварда Арчада шәхси мунчада янгын чыгып, 73 яшьлек хатын-кыз зыян күрә.

Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтик, ут-күздән сак булыйк, райондашлар! Аеруча суык көннәрдә электр приборларын белән сак эш итүегез сорала.

Фото : Актаныш

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев