Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Җил Казанда ЖБИ заводы янындагы ташландык бина түбәсен каерган

7а җитештерү бинасының 500 квадрат метр мәйдандагы түбәсе каерылып төште.

Җил Казандагы тимер-бетон заводының ташландык бина түбәсен каерган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Көчле җил Каучук урамындагы 7а җитештерү бинасының 500 квадрат метр мәйдандагы түбәсен каерып аткан. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда көчле җил бина түбәләрен алып ата, агачларны аудара һәм реклама щитларын җимерә.
  • Республикада кисәтү игълан ителде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре югары әзерлек режимына күчерелде. 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев