Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Индонезиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә йөзгә якын кеше үлгән

200дән артык кеше җитди тән җәрәхәтләре алган.

Индонезиянең Ломбок утравында булган җир тетрәү корбаннарының саны 91 кешегә җиткән. Бу хакта табигать бәла-казаларының нәтиҗәләрен бетерү буенча милли агентлык вәкиле Сутопо Пурво Нугрохога сылтама ясап, РИА «Новости» агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, 200дән артык кеше җитди тән җәрәхәтләре алган.

Агентлык билгеләп үткәнчә, һәлак булучылар саны тагын да артырга мөмкин, чөнки коткаручылар әлегә үтеп керү кыен булган урыннарга барып җитә алмаган.

Индонезиядә 6,6 магнитудалы җир тетрәү якшәмбе көндез булган.  

Фото: https://pixabay.com | Angelo_Giordano

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев