Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Инспекторның кулын тәрәзәгә кыстырып, берничә метр «сөйрәп» барган шоферны тоткарлаганнар

Кагыйдә бозган машина йөртүче авария булган урыннан качып киткән. Шәһәрдә «Перехват» планы игълан ителгән.

Казанда ЮХИДИ инспекторының кулын тәрәзәгә кыстырып, берничә метр «сөйрәп» барган шоферны тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә Восстание урамында «Шевроле» автомобиле шоферы, документларын тикшергән вакытта ЮХИДИ инспекторының кулын тәрәзәгә кыстырып, аны берничә метр «сөйрәп» барган һәм икенче машинага килеп бәрелгән.

Кагыйдә бозган машина йөртүче авария булган урыннан качып киткән. Шәһәрдә «Перехват» планы игълан ителгән.

Зыян күргән полицейскийны хастаханәгә озатканнар.

Фото: очевидцы, кадр из видео

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X