Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Иран Украина очкычының очраклы рәвештә бәреп төшерелүен таныды

«Украина халыкара авиалинияләре» авиакомпаниясенең Boeing 737 очкычы 8 гыйнвар иртәсендә Тегеран аэропортыннан һавага күтәрелгәч һәлакәткә юлыкты.

Украина очкычы ялгышлык белән бәреп төшерелде, диелә Иран Кораллы көчләре генераль штабы белдерүендә. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Кешенең хата җибәрүе аркасында самолет очраклы рәвештә бәреп төшерелде, кызганычка, бу илебез һәм чит ил гражданнарының үлеменә китерде», диелә документта.

Шулай ук Boeing 737 самолетының мөһим хәрби объектка бик якын килүе, үзенең формасы һәм очыш биеклеге белән дошман объектын хәтерләтүе дә билгеләп үтелә.

Белдерүдә искәртелгәнчә, илнең «һава һөҗүменә каршы оборона бүлекчәләре арасында үтә сизгерлекнең» сәбәбе Иран Кораллы көчләренең АКШның Гыйрактагы хәрби базаларына ракета һөҗүмнәреннән соң Америка хәрби самолетларының активлыгы арту белән бәйле.

Иран Президенты Хәсән Рухани Twitter социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә илнең шундый хата җибәргән өчен бик нык үкенүен әйткән һәм самолет һәлакәтендә гаепле затларның җавапка тартылачагын вәгъдә иткән.

Фото: соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев