Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

"Каныгызны эчәм". Кукмарада полиция хезмәткәре кыйналган иргә каныга

Узган ел Кукмара районы Мәчкәрә авылы Сабантуенда Рифкать Хафизов кыйнала. Бу җинаятьтә полиция хезмәткәре Фәнис Әскәров шикленелә, әмма ул гаебен танымый. Эш мәхкәмәгә кадәр җитә, әмма Казанның ни Совет районы, ни Татарстанның Югары мәхкәмәсе тикшерү вакытында бернинди дә җинаять тапмаган. Хокук яклаучылар исә шикаять хатын Страсбургка юллады. Азатлык Кукмара районында үз хокукларын яклап полиция басымы астында яшәргә мәҗбүр булган гаилә белән очрашты.

Кукмара районының иң хәлле авыллары рәтендә Туембаш та бар. Ул гомер-гомергә үзенең оста итекчеләре белән дан тота. 170 хуҗалыктан торган авылда сокланырлык икешәр катлы йортлар, ташпулатлар шактый. Ирләр Себердә эшләп тә акча таба. Авыл уртасында хәләл ризык, тауар белән сәүдә иткән кибет бар. Әмма моңарчы тыныч кына яшәгән татар авылы инде бер елга якын полиция басымы астында яши.

2017 елның 15 июлендә Хафизовлар гаиләсе күршедә генә урнашкан Мәчкәрә авылына Сабантуйга китә. Бәйрәм гөрли, халык мәш килә, кинәт гаилә башлыгы Рифкать күздән югала. Озак кына эзләп таба алмагач, полициягә мөрәҗәгать итәләр. "Күрсәгез, әйтегез, зинһар" дип үтенәләр. Төн җитә, Сабантуйда салютлар атыла, ә Рифкать юк. Көн озын ирен эзләгән Сөмбел ханым кызы Ләйсән белән Сабантуе мәйданындагы машиналар янында яткан гәүдәне табып ала. Йөзе танырлык түгел, кара канга баткан. Сөмбел ирен киеменнән генә таный.

Миңа сезнең атагыз кирәк түгел, кирәк булса, алып китегез!

Ни гаҗәп, полиция хезмәткәрләре дә шунда, әмма бер сүз әйтмиләр. Ашыгыч ярдәм чакыруларын сорап мөрәҗәгать иткәч тә, полиция хезмәткәре Фәнис Әскәров: "Миңа сезнең атагыз кирәк түгел, кирәк булса, алып китегез!" дип кенә җавап бирүен искә ала Сөмбел ханым. Шунда ук аның полициядәге хезмәттәше Ришат Гәрәев та була. Бу хәлләргә гаилә дусты Рузалия Газизова да шаһит, ул боларны күреп тора.

Әтиләрен аңсыз хәлдә "Калина" машинасына салып Хафизовлар район үзәгендәге хастаханәгә юл тота.

"Без аны үлгәндер дип уйладык. Ашыгыч ярдәмгә барып җиткәч кенә ул аңына килде һәм "Үләм, үләм!" дип кычкыра башлады. Хастаханәгә барып җиткәнче полиция хезмәткәре Фәнис Әскәров анда шалтыратып: "Эпилепсиядән егылган ирне алып киләчәкләр", дип кисәткән. Ирем белән 30 ел яшим, аның мондый авыруы булганы юк", дип сөйли Сөмбел.

Рифкать Хафизов хастаханәдә
Рифкать Хафизов хастаханәдә

Хастаханәдә беренче төнне әтисен улы Рафис саклый. Рифкать Хафизовның чигәсендә зур яра, башы канга баткан, теле шешеп шәмәхәләнгән, колагы ярылган, бер як җилкәсе сынган, бер кабыргасы сынып төртеп тора, аягы сынган, үкчәсе чыккан. Бөтен тәнендә күгәргән таплар. Аркасында җәрәхәтләнгән сигез урыны бар. Бу гематомалар җилем чукмардан түгелме дип шикләнә Хафизовлар. Экспертиза документында шушы һәм башка фактлар урын ала, ирнең сәламәтлегенә уртача авырлыкта зыян килгән дип табыла һәм аның каты, тупас әйбер белән кыйналуы турында әйтелә.

Фәнис сукты. Борынга һәм башыма сукты да, аңымны җуйдым, башкасын хәтерләмим

Рифкать Хафизов өч көннән генә сөйләшә башлый һәм үзен полиция хезмәткәрләре кыйнавын әйтә. "Фәнис сукты. Борынга һәм башыма сукты да, аңымны җуйдым, башкасын хәтерләмим", ди. Сәбәбен әйтә алмый. Яклаучының гаризасында да бу хакта әйтелә.

19 июль Хафизовның хатыны Сөмбел дә, улы Рафис та прокуратурага гариза кертә. Бу гариза Саба районында урнашкан Тикшерү комитеты бүлегендә карала һәм Кукмара районы полиция бүлеге хезмәткәре Фәнис Әскәров кулга алына. Сорау алу вакытында ул беркемне дә кыйнамавы хакында белдерә, аның янында булган стажер Ришат Гәрәев та шул ук сүзләрне кабатлый.

Фәнис Әскәровның кыйнау факты нигезендә җинаять эше ачыла, әмма быелның апрель аенда эш туктатыла. Әскәровка һәм аның туганнары, бергә эшләгән кешеләре биргән күрсәтмәләргә ышаналар, ә менә Хафизовларга ышанмыйлар. Имеш, Хафизовлар барысы бер сүздә булып, бу эшнең Фәнис Әскәровка каршы хәл ителүе яклы булырга мөмкин. Моннан соң Кукмара эчке эшләр бүлекчәсе Рифкать Хафизовны кыйнаган билгесез затларны эзли башлый.

Хафизовның яклаучысы, "Зона права" хокук яклау оешмасы юристы Игорь Шолохов Фәнис Әскәровка карата ачылган җинаять эшенең ябылуын шикаять итә. Әмма 8 июньдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе тикшерүчеләрне хаклы дип таба. Татарстанның Югары мәхкәмәсе дә бу эшне җиңел генә полиция хезмәткәре файдасына хәл итә.

Бу эшне шушы ике хезмәткәр эшләгән бүлекчә тикшерәчәк

"Бүген җинаять эше Кукмарадагы полиция бүлекчәсендә ята. Шушы ике хезмәткәр – Фәнис Әскәров белән Ришат Гәрәев эшләгән бүлекчә бу эшне тикшерәчәк. Шул рәвешле зыян күрүче хокукый яклаудан мәхрүм кала, чөнки җинаять эшенә катнашы булган кешеләр эшләүче орган үзе үк тикшерү белән дә шөгыльләнә", дип аңлатты Idel.Реалиигә Шолохов.

Шолохов Русия хакимияте тарафыннан Европа кеше хокуклары конвенциясенең ике маддәсе (җәзалауны тыю һәм нәтиҗәле хокук яклау турында) бозылуын белдерде. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итүе турында әйтте. Шикаять хаты Страсбургка юлланган.

Сөмбел Хафизова Азатлыкка сөйләвенчә, Фәнис Әскәров гаиләгә басым ясый, алардан үч алырга тырыша.

"Миңа бер гаепсезгә штраф язды. Бала утыргычы юк дип 3 мең сум штраф салганнар. Бала утыргычы бар иде аларның. Кияү алар белән талашып ятарга вакытым да, теләгем дә булмады, барыбер яза иде инде ул аны, җитмәсә, машинада бала елый башлады дип аңлаткан иде", ди Сөмбел.

Сөмбел һәм Рифкать Хафизовлар
Сөмбел һәм Рифкать Хафизовлар

Быелның 18 августында Сөмбел һәм Рифкать Хафизовларның уллары Рафис үзен Мәчкәрәдәге Сабантуйга илтеп куюны сораган. Аның белән бергә машинага тагын ике дусты утырган. Сабантуйга җитәрәк аларны Фәнис Әскәров белән Сергей Егоров туктаткан.

"Мине машинадан сөйрәп чыгардылар, әтинең документларын алып киттеләр. Мин бит пассажир, рульдә мин түгел дидем, тыңлаучы булмады. Шуннан мине медицина тикшерүе узарга Кукмарага алып киттеләр. Анда да шәфкать туташы Фәнискә карап: "Нәрсә дип язып бирик соң?" дип аптырап утыра. Хокук бозуларыбыз, имеш, видеорегистраторда язылган дип әйттеләр, ләкин берни дә күрсәтмәделәр", дип искә ала Рафис Хафизов.

Мине биш тәүлеккә утырттыгызмы, каныгызны эчәм әле мин сезнең

Сүзгә Сөмбел ханым кушыла. "Ирем Рифкатьнең документларын алып китеп, аңа протокол тутыра алмыйсыз дип кычкыруыма Фәнис Әскәров: "Мине биш тәүлеккә утырттыгызмы, каныгызны эчәм әле мин сезнең", дип әйтте. Рафисны хастаханәгә алып киткәндә дә: "Машинагыз монда торсын, Рафисны алып китәбез", диде. Рифкатьнең документларын да алып киткәч без карап тормадык, аның артыннан бардык. "Әгәр анализлар бирмәсәң, машина документларын бирмим", дигән Фәнис минем малайга. Мин талашып көчкә документларын алдым.

3 сентябрь алар тагын өйгә килде. Иремне өйдән алып чыгып, машинага бөкләп тыгып, протоколга кул куйдырмакчы булганнар. Бу – теге вакыйгадан соң 16 көн узгач булган хәлләр. Ирем кул куймаган. Ул протоколны яклаучыбыз күргән. Протоколда Рифкать рульне исерек Рафиска биргән дип язылган. Фәнис Әскәров безне мәхкәмә юлында йөртә хәзер.

Тагын бер очрак. 2018 елның 7 сентябрьдә, төнлә безнең йорт каршына ак машина килеп туктады. Фаралары сүнгән. Машинадан өч кеше чыкты, бөтен җирләрне, йортны, гаражларны фотоларга төшерделәр дә, фарасы сүнгән килеш китеп бардылар. Мин әле иремә дә утларны яндырып сүндерергә куштым, диде Сөмбел Хафизова.

Полиция хезмәткәренең ачуы бөтен авыл халкы башына да төшкән. Туембашлар да моны үзендә сизә.

"Марс Хисмәтов исемле полиция хезмәткәре "Сөмбел апа, тимәгез инде Фәнискә" дип сорады. Мин гаепсезләргә тимим. Фәнис Әскәров авылдашларның барысын да машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәм дип сүз биргән. Биш кешедән таныклыклар алынды. Башта авылдашлар кырын карыйлар иде, хәзер эшнең нидә булганын аңлыйлар, безгә теләктәшлек күрсәтәләр, аның өчен рәхмәтлемен", ди Сөмбел ханым.

Фәнис Әскәров
Фәнис Әскәров

Азатлык Фәнис Әскәров белән элемтәгә чыкты. Ул сорауларга җавап бирүдән баш тартты. "Вакыйгаларның ничек булуын мәхкәмәдә сөйләячәкмен, ул сезгә кирәк түгел. Мин үзем турында бернинди аудио, видео хәбәрләрнең дә басылуын теләмим, минем моңа рөхсәтем юк" дип әйтү белән чикләнде.

Рафис Хафизовны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү өчен мәхкәмә утырышы 5 октябрьгә билгеләнгән. Ул Кукмарада узачак. Дәүләт тарафыннан Рифкать Хафизовның хокукларын якларга билгеләнгән Наталья Ватажникова журналистлар белән аралашудан баш тарта.

Азатлык Кукмарада кеше хокуклары өчен көрәшне күзәтеп барачак.

Фото: https://www.azatliq.org

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев