Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан-Оренбург трассасындагы транспорт һәлакәтендә ир-ат һәм бала һәлак булган

Җиңел машинадагы пассажир кызны күпсанлы имгәнүләр белән хастаханәгә илтәләр.

Казан – Оренбург трассасында «КАМАЗ» йөк машинасы һәм җиңел машина катнашындагы һәлакәттә ир - ат һәм бала үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.

«Бүген көндез Казан – Оренбург трассасында Алексеевскига барып җитәрәк «Лада Калина» җиңел машинасы һәм керамзит блоклар төягән «КАМАЗ» йөк машинасы бәрелеште», – диделәр юл-транспорт һәлакәтләренең шаһитлары.

Авариядә, җиңел машина йөртүчесе һәм пассажир ир бала алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат булган. Шулай ук «Лада»да булган кызны күп санлы имгәнүләр белән хастаханәгә илтәләр.
 

Фото: скриншот видео из соцсетей

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев