Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан урамында адашкан бәрән аркасында “бөке” барлыкка килгән

Автомобильчеләр арасында бәрән җитди борчылу тудырган.

Казан урамында адашкан бәрән йөрү сәбәпле, юлда “бөке” барлыкка килгән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар шәһәрнең төрле почмакларыннан бәрән фотосын куя.

Беренче тапкыр бу хайванны трамвай юлларында күреп алганнар. Шаһитлар язуынча, ул “Тектоник” тукталышына таба киткән.

Соңрак бәрәнне Космонавтлар урамында очратканнар. Хайван автомобильчеләр өчен җитди борчылу тудырган. Алар хайванны таптатмаска тырышкан. Шулай итеп юлда “бөке”ләр хасил булган.

Соңрак бәрәннең кая китүе турында хәбәр юк.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев