Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда 15 яшьлек кызга карата сексуаль гамәлләр кылуда гаепләнүче ирне кулга алдылар

Суд Виктор Монаховны сак астына алу турында карар чыгарды, ул алдагы ике айны тикшерү изоляторында үткәрәчәк.

Бүген Казанның Мәскәү районы суды 49 яшьлек Виктор Монаховны кулга алды. Ул 15 яшьлек кызга карата сексуаль характердагы гамәлләр кылуда гаепләнә.

Ир-ат үз гаебен өлешчә генә таныган, моңарчы беркайчан да моны эшләмәвен, ул көнне бераз шәраб эчүен әйткән. Үзен мондый адымга барырга нәрсә этәрүен аңлата алмаган.

«Мин аны көчләргә теләмәдем», - дип сөйләгән Монахов журналистларга.

Суд Монаховны сак астына алу турында карар чыгарды, ул алдагы ике айны тикшерү изоляторында үткәрәчәк.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы 17 октябрьдә лифтта бер ир-атның 15 яшьлек кызга һөҗүм итүе хакында хәбәр иткән иде. Ул аңа башта янаган, шуннан соң сексуаль характердагы гамәлләр кылган. Өенә кайткач, кыз әлеге хәл турында әнисенә сөйләп биргән. Әни кеше шунда ук полицейскийларны чакырткан. Ир-атны тиз арада табып кулга алганнар. Аның даими эш урыны булмавы ачыкланган.

Фото: Елена Кривопатре

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев