Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда авиация заводы бинасының түбәсе җимерелеп, ике машина өстенә төшкән

Җимерекләрне аралаганнан соң, коткаручылар беркемнең дә зыян күрмәвен ачыклады.

Бүген Казанда авиация заводы бинасының кирпечтән эшләнгән фронтоны ишелеп, тротуардагы ике машина өстенә төшкән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән.

Нәтиҗәдә, «Тойота Ланд Крузер» һәм «Дэу Матиз» автомобильләре зыян күргән. Хәзерге вакытта әлеге урында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 35нче Федераль янгынга каршы хезмәте Махсус идарәсе һәм 5нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре эшли.

Җимерекләрне аралаганнан соң, коткаручылар беркемнең дә зыян күрмәвен ачыклады.

 

Фото: Социаль челтәрләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Директорнын башына ничек тошмаган а?

    2
    X