Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда «Батыр» спорт комплексында янгын вакытында 200 кешене урамга чыгарганнар

Янгында зыян күрүчеләр юк.

Саунада кыска ялганыш булу сәбәпле, Казанның «Батыр» спорт комплексына килгән 200 кешене  һәм 25 хезмәткәрне урамга чыгарганнар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 18.04 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Ибраһимов проспектындагы «Батыр» спорт комплексында саунада төтен чыгуы турында хәбәр килде», – диделәр министрлыкта.

Комплексның саунасында электр мичендә кыска ялганыш булуы ачыкланган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, комплекс администрациясе 200 кешене һәм 25 хезмәткәрне урамга чыгарган.

Янгында зыян күрүчеләр юк.

Фото: соцсети

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев