Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда исерек йөртүче туктап торган берничә автомобильне бәрдергән

Авария бүген иртән Космонавтлар урамында булган.

Казанда «БМВ» белән идарә итүче исерек йөртүче туктап торган берничә автомобильне бәрдергән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомсто мәгълүматлары буенча, бүген 7.00 сәгать тирәсендә Космонавтлар урамында «БМВ» белән идарә итүче исерек 28 яшьлек йөртүче туктап торган берничә автомобильне бәрдергән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ул идарә итә алмаган һәм берьюлы «Фольксваген», «Фиат» һәм «Мазда» автомобильләрен бәрдергән.

Һәлакәттә зыян күрүчеләр юк.

Фото: скриншот видео

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев