Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда хатын-кыз «ашыгыч ярдәм» машинасына кәшәкә белән һөҗүм иткән

Бу хәл Гаврилов урамында булган.

«Тойота» машинасын йөртүче хатын-кыз Казанда «ашыгыч ярдәм» машинасына кәшәкә белән һөҗүм иткән. Бу хакта социаль челтәрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Шаһитлар сүзләренә караганда, узган җомгада Гаврилов урамында автоледи табиблар машинасы аркасында юлдан уза алмаган.

«Мин аңа кисәтү ясадым. Хатын-кыз моңа агрессив тәэсир итте, багажниктан кәшәкә алды һәм берничә тапкыр ашыгыч ярдәм машинасына сукты», - дип сөйли ролик авторы.

Аның сүзләренә караганда, автоледи шаһитның аны смартфон камерасына төшерә башлавын күргәч, үз автомобиленә киткән.

Фото: www.pixabay.com | Clker-Free-Vector-Images

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев